Accessibility links

Европа исламның урынын билгели


Бельгиядә җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә киюне тыю турында канун өлгесе тиздән парламентта тавышка куелачак. Шундый ук канун өлгеләре Нидерланд, Австрия һәм Даниядә әзер. Франция президенты да хатын-кызларның йөзләрен яшереп йөрүе тыелачак, дигән иде. Европа үзенә хас булмаган күренешләрдән курка, әмма чикләүләрне әлегә канун итеп кабул итми.

Европа илләрендә мәктәп, хастаханәләр, мәхкәмәләр – халык җыелган урыннарда пәрәнҗә кигән хатын-кызларны күрергә теләмәү шаукымы инде берничә ел дәвам итә.

“Үзенең кем икәнен күрсәтмәгән кешенең башкасы белән аралашырга хокукы юк, бу - намус мәсьәләсе. Хатын-кызларның пәрәнҗә зинданында яшәве алга киткән җәмгыятьләрдә кабул ителерлек хәл түгел”, ди бу канунны парламентта тавышка куярга теләгән Реформалар хәрәкәте фиркасе башлыгы Даниэл Баклэйн.

Бельгия парламентының Юстиция һәм Эчке эшләр комитеты бу канун өлгесен хуплады, тиздән аны парламентның калган фиркаләре тикшерәчәк.
Европада яшибез икән - Европа кануннарын хөрмәт итәргә тиешбез


Канун кабул ителгән очракта җәмәгатьчелек урынына пәрәнҗә киеп килгән хатын-кызга 15тән алып 25 еврога кадәр акча түләү яки бер атнага кадәр төрмә җәзалары яный. Җәзаның кайсысын бирәсен хөкемдар хәл итәчәк.

Пәрәнҗәне тыю турында канун өлгеләре инде берничә илдә бар. Әмма алар әлегә тавышка куелмый. Хокук яклаучылар мондый канунны Европаның демократик җәмгыятендә гамәлгә ашыру бик авыр булачак, ди.

Сишәмбе көнне генә Франциянең Дәүләт Шурасы (илнең югары мәхкәмәсе һәм хөкүмәтнең кануннар мәсьәләсендә төп киңәшчесе)парламентка пәрәнҗәне тыю кануны белән сак булырга киңәш итте. Шура белдерүендә, пәрәнҗәне тулысынча тыю Франция конституциясе һәм Европаның кеше хокуклары конвенциясенә каршы килә, диелгән.

Европа исламнан курка

Уң карашлы сәясәтчеләр халык аңына Европада исламга урын юк, дигән фикерне сеңдерергә тырыша.

2009 елның ноябрендә Швейцария референдум уздырып илдә манаралар төзүне тыйды. Европа Берлегенә Төркияне әгъзә итеп алу турындагы сөйләшүләр дә башланганда өметле күренгән булса - торган саен авыррак дәвам итә.

Европада мөселман һәм мөселман булмаганнар арасында бүленеш тирәнәя һәм бер як та вазгыятьне йомшартырга ашыкмый.

Европа күп милләтле булуын һәм төрле дин тотучыларның Европаны үз итүен танырга тиеш, ди хокук яклаучылар.

Мөселманнарга Европада үз гореф-гадәтләренә күрә яшәргә бернәрсә дә комачауламый, ди Праганың ислам үзәге башлыгы Саадетдин әфәнде.

“Без үзебезчә яшибез, үзебезчә гыйбәдәт кылабыз. Бездән беркем дә, нигә алай эшлисез, дип сорамый. Болай булсын өчен без дә аларның кануннарын хөрмәт итергә тиеш”, ди Прага имамы.

Үз йөзен күрсәтмәгән кешенең башкалар белән сөйләшергә хокукы юк
Саадетдин әфәнде гаиләсе белән Прагага 11 ел элек Төркиядән килеп урнашып Чехия дәүләте ярдәме белән ислам үзәге ачкан. Мәчет дип йөртелгән бу дин йортына мөселманнар гыйбәдәткә һәм гыйлем алыр өчен килә, таныша һәм аралаша, ял көннәре балалар һәм хатын-кызлар өчен укулар оештырыла.

Мөселманнар Европада 3-4%ны гына тәшкил иткәнен уйласак – исламнан курку ни өчен шул кадәр көчле соң, дигән сорау туа.

Сәясәтчеләрең сайлаулар алдыннан халыкның шул курку хисләрендә өстәмә тавыш җыеп калырга тырышуы билгеле иде. Европада чыннан да радикал карашта торучы мөселманнар бардыр. Аларга ияреп Европаның кайбер илләрендә мөселманнар күп хатынлылык, зина кылган өчен үтерү һәм көчләп кияүгә бирү яки өйләндерү кебек гадәтләрнең кануннарга каршы булуын танырга теләмичә Европа аларның хокукларын кыса дип чаң кага. Мөселманнарга Европада урын юк, дигән сүзләр дә нәкъ менә мондый таләпләр куелгач ишетелә башлый.
XS
SM
MD
LG