Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:48

Людмила Алексеева милициягә гариза язачак


Күренекле хокук яклаучы, Мәскәүдәге Һельсинки төркеме житәкчесе Людмила Алексеева бүген үзен яхшы хис итүен, ләкин милициягә гариза язачагын белдерде.

31 март көнне бер төркем хокук яклаучылар “Парк культуры” метросында шартлау фажигасы корбаннарына матәм акциясе уздырып, ул урынга чәчәкләр салган вакытта утыз яшьләр тирәсендәге бер ир Людмила Алексеевага һөжүм итеп, башына суккан иде.

Анда милиционерлар күп булуга карамастан һөжүм итүчене алар түгел, матәм чарасына килүчеләр тоткарлап, милициягә илткән.

Соңыннан аның православ университетын тәмамлаган, үзен “православ патриоты” дип атаучы Константин Переверзев булуы ачыкланган.

Бу һөжүмне халыкара Human Rights Watch оешмасы да тәнкыйтьләп чыкты.

Константин Переверзевка жинаять эше ачылган. Шәһәрнең эчке эшләр идарәсендә ул мәхкәмәгә кадәр сак астында калачак, дип хәбәр иттеләр.

XS
SM
MD
LG