Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:59

Ни өчен татар авылларында баланы вакытлыча тәрбиягә алалар, елның экстремизмга каршы иң җәнҗаллы хөкем карары кемгә чыгарылган, авыл агае татар мәгълүмат чараларына нинди бәя бирә - болар хакында “Безнең гәҗит”нең соңгы санында укый аласыз.

“Асрамага бала бирәм, кем ала?”исемле мәкаләнең авторы авылдагы бер татар гаиләсенең бала йортыннан 3 ятимне тәрбиягә алулары турында яза.

“Шагыйребез Г.Тукайны Печән базарында нәкъ шулай дип кычкырып, асрамага алырга тәкъдим итеп йөргәннәр. XIX йөз ахырында булган бу хәлне 5-10 ел элек һич кенә дә аңлап булмый иде... XXI гасырда – бүген ул гадәти хәл буларак кабул ителә. Бер теле-тапшыруда балалар йортындагы баланы күрсәтеп, холкын тәфсилләп сөйлиләр. Шулай итеп уллыкка яки кызлыкка тәкъдим итәләр,” дип яза язманың авторы Алсу Закирова. Ул шушы язмасында Әлки районында, Алпар авылында яшәүче бер гаиләнең бала йортыннан 3 баланы алып кайтуын һәм аларның ничек бергәләп яшәп китүен сурәтли.

Рәфкать һәм Гөлсем Ярулиннар үзләре 3 малай үстергән. Хәзер балалар үсеп беткән, һәрберсенең үз тормышы. Хәбәрче бу гаиләдән ничек итеп тагын 3 ятим баланы тәрбиягә алырга батырчылык итү сәбәпләрен сораган.

Гөлсем апа Яруллина: “Гомер буе кыз үстерергә хыяландым, үзебезгә Ходай бирмәгәч, ирем белән тәрбиягә алырга сөйләштек”, дип аңлаткан. Әмма башта бала йортында бер ир-бала гына табылган. 3 яшьлек Артурны күргәч, аны бик ошатып кайтканнар, әмма кыз көтүне дәвам иткәннәр.

Аннан соң Чаллыдагы ятимнәр йортында бертуган ике кыз-баланы күреп алып, аларны өйләренә алып кайтканнар. Олысы Диләрәгә 10 яшь, кечкенә Анфисага -7.

Бу балалар вакытлыча тәрбиягә алынган булып санала. Алар өчен яңа ата-аналарына эш хакы түләнә, һәр балага 18 яшькә кадәр акчалата ярдәм бирелә. Барыбер асрамага алучы ата-ана аларны үзләренеке дип саный. Балалар да бу гаиләне үз иткәнгә охшаган, дип яза мәкалә авторы. Бу мәкаләне тулырак итеп “Безнең гәҗит”нең соңгы санында укый аласыз.

"Безнең гәҗит"тә сәясәт

Газетада иҗтимагый-сәяси темаларга да күп урын бирелә. Әйтик, “Киләчәгебез канлы булмасын өчен тырышам” дип исемләнгән Диния нәзәрәте рәисе урынбасары Вәлиуллла Якуб белән зур әңгәмәне укый алырсыз. Шулай ук, “Безнең гәҗит”нең бу санында экстремизмга каршы көрәштә канун бозулар хакында “Сова” үзәгенең соңгы хисабы белән танышу мөмкинлеге бар. Анда, мәсәлән, Татарстан президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинга каршы хөкем карарына хокук яклаучылар “елның экстремизмга каршы иң җәнҗаллы хөкем карары” дигән бәя бирелүе турында әйтелә.

Укучы тәкъдим кертә

Шулай ук газетта, Актаныш районында Иске Байсар авылында яшәүче бер татар кешесенең хаты басылган. Ул мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итеп, “Пүчтәк” белән кызыктырмагыз!”, дип әйтә. “Газет-журналларда укырлык язма, “Татарстан-Яңа” гасыр каналында карарлык тапшыру калмады”, дип тәнкыйтьли авыл агае. Ул мәгълүмат чараларына актуальлеген югалта бара торган язмалардан тыелып торырга, көн кадагына суга торган темаларны яктыртырга киңәш итә.

“Безнең гәҗит”нең соңгы санында керәшен татараларының ничек итеп (Пасха) Олы көнне каршы алырга җыенуы турында да тәфсилле мәгълүмат табып була.

XS
SM
MD
LG