Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Атна кич Самар һава аланында Казаннан килгән очкычны татар җәмәгатьчелеге каршы алды. Милли хәрәкәт юлбашчылары белән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. "Яктылык” мәктәбендә алар татар мәнфәгатьләре турында сөйләште.

"Татарстанда яңа президент билгеләнде. Әмма сәясәт үзгәрмәячәк. Шәймиев куйган юл буенча барачакбыз. Телебезне һәм динебез исламны саклау юлында эш алып барачакбыз. Быел көзен Самарда шәһәр түрәсен сайлаячаксыз. Татарга файдасы тиярлек нәмзатка тукталыгыз. Минемчә, Виктор Сазонов безнең милләткә иң кулае.

Очрашуымның төп максаты - ул халык саны алу турында. Татар санын киметмәскә иде. Халыкка барып җитәргә кирәк. Телен онытса да, йөрәге татар бит аның. Бу мәсьәләне һәр татарга җиткерергә иде. Халык санын алу кәгазендә фәннәр докторы да аңламаслык буталчыклар.


Соңгы халык санын алуда 600 мең татарны югалттык, шуның 300 меңен Башкортстанда. Анда бит урысны башкорт итеп яздыра алмыйлар. Башкортстанда башкорт саны аз. Ә күп буласылары килә.

Татарстанда халыкның 53% татарлар. Шуңа да күкрәк киереп без - Татарстан дип әйтәбез", диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашу вакытында Самар татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Фәрит Мөхәммәтшиннан читтәге татар авыл китапханәләренә Казаннан татар китапларын җибәрүне дә сорады. Дәүләт шурасы рәисе татар китапларын җибәрергә вәгъдә итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG