Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Шәһәрдә 14 мәхәллә бар. Аларның имамнары Нур-Ислах мәчетенә җыелып мөхтәсиб сайлауда катнашты. Мөхтәсиб вазыйфасына бары бер генә намзәт күрсәтелә һәм аның өчен барлык имамнар тавыш бирә. Күзәтүчеләр әйтүенчә, соңгы елларда әлеге сайлау иң тынычы һәм бердәме була.

Имам-мөхтәсиб итеп Әлфәс хәзрәт Гайфулла сайланды. Ул моңа кадәр дә мөхтәсиб булып торды. Сайлау көнне дә, аннан алда да мөхтәсиб булырга теләүче намзәтләр күренмәде. Моннан 15-20 еллар элек мәчет-мәдрәсәләрдәге сайлаулар гаугалы, бәхәсле булу белән истә калган.

Хәзер менә мөхтәсиблеккә дәгъва кылучылар юк. Әлфәс хәзрәт әйтүенчә, ул үзе дә бу вазыйфага ашкынып тормаган, имамнар аның шушы урында калуын сораганнар. Ни өчен мөхтәсиблеккә бер генә намзәт күрсәтелә. Бу күренешнең сәбәбен ачыклау өчен “Азатлык” хәбәрчесе казыйга һәм имамнарга мөрәҗәгать итте.

“Чаллы мөхтәсибенең сайлауда имамнар чын күңелдән ихтыярларын белдерде. Эчтән генә булса да, мин мөхтәсиб булыр идем, дип утыручы булмагандыр. Мөхтәсиб вазыйфасы хәзерге чорда бик катлаулы. Моны күпләр аңлый. Мин үзем дә баш казыйлыктан китү турындагы уй белән йөрим. Мондый йөкне тарту торган саен кыенлаша”, диде Чаллы төбәге баш казые Мәлик хәзрәт Ибраһим.

Сайлау җыены

“Мөхтәсиб вазыйфасына Әлфәс хәзрәттән башканы күз алдына китерә алмыйм. Ул шәһәр хакимияте, шәһәр байлары белән элемтә булдырды. Халык белән эшләүдә дә башка имамнарга караганда аның уңышлары зуррак”, дигән шәхси фикерен әйтте “Сөембикә” мәхәлләсе имамы Рәис Әхмәтов.

Мөхтәсибне сайлау алдыннан шундый фикерләрне дә ишетергә мөмкин иде: “Башка мөселман илләрендә мондый сайлаулар, катлы-катлы идарә системалары юк. Бу бары тик Русиядә һәм Татарстанда гына.”

“Бу хакта китап яздым. Кемнәр, нинди шартларда имам, мөхтәсиб булып сайлана ала. Нинди шартларда имамлыктан төшерелә һ.б. хакында. Мөфти бу китапны хуплады. Бездәге сайлаулар башка мөселман илләрендәге имам сайлаулар кебек”, дип аңлатма бирде Тәүбә мәчете имам-хатыйбы Идрис хәзрәт Галәветдин.

Яңа сайланган мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт әйтүенчә, ул балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшләүне дәвам итәчәк. “Балалар белән эшләүгә каршылык та юк кебек, ләкин артыгын кереп тә булмый. Менә шуңа төп ачкычны табарга иде”, ди ул.

Казан мәчетләрендә урысча вәгазь сөйләү күренеше бар, Чаллы мәчетләрендә вәзгыять нинди телдә сөйләдә, дигән соорауга Әлфәм хәзрәт болай дип җавап бирде:
Хәйдәр Галәветдинов


“Татар илендә яшибез, шуңа вәгазьләрне татар телендә алып барырга тырышабыз. Мөселманның төреге, гарәбе, французы, урысы бар. Хәзерге балаларыбыз да телсез калды. Аларның вәгазьне ишетәсе килә, ләкин аңламыйлар. Андыйлар татарча өйрәнсен, диючеләр бар. Бу дөрес җавап түгел.

Вәгазьне урысча уку безгә дә килә. Ак мәчеттә, Тәүбә мәчетендә вәгазь татарча, аннан урысча укыла. Мөселманнарны вәгазьдән мәхрүм итеп булмый. Шул ук вакытта үзебезнең татар икәнлекне онытырга ярамый”, дип вәзгыятькә ачыклык кертте Әлфәс хәзрәт.

Шәһәр мөхтәсибен сайлау җыенында Чаллы башкарма комитет рәисе урынбасары Хәйдәр Галәветдинов катнашты. Ул үзенең чыгышында болай диде: “Сез татар халкы өчен генә түгел, ислам динен кабул итүчеләрнең барысы өчен ишек-капка ачып торучылар. Сайлауның тыныч узуы бик шатлыклы. Алга таба да җәмгыятьне тынычлыкка, байлыкка алып барырга кирәк. Матди байлыкка гына түгел, рухи байлыкка да.”

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG