Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:07

Шушы көннәрдә генә Новосибирскида Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомированың 50 яшьлек юбилее билгеләнде. Кичә “Розага чәчәк бәйләме” дип исемләнде.

Юбилей чараларына күчкәнче, кыскача гына Новосибирскидагы татар иҗтимагый хәрәкәте тарихына һәм анда Рауза Тихомированың тоткан урынына күз салып китү урынлы булыр.

Русиянең башка төбәкләрендә кебек, Новосибирскида да татар хәрәкәте узган гасырның 80нче еллар ахырында җанланыш ала. Шәһәрнең “Жиркомбинат” мәдәният сараенда бер төркем татарлар җыелып, иҗтимагый оешма һәм үзешчән сәнгать коллективы төзеп җибәрәләр. 1989 елның көзендә әлеге сәнгать коллективы үзенең беренче концертын куя.

1990 елны рәсми теркәлеп, Өлкә хакимиятенең мәдәният идарәсе каршында Өлкә татар мәдәният үзәге эшли башлый. Аны инде шактый өлкән яшьтә булган Хасип әфәнде Касыймов җитәкли.Үзәк каршында “Тургай” исемле ансамбль төзелә. Ансамбльгә татар җырларына гашыйк булган Рауза Тихомирова килә. Концертлар белән коллектив өлкәнең күп кенә татар авылларында була.

“Тургай” ансамбле 1991 елны Казанда оештырылган “Себер татарлары фольклоры” фестивалендә катнашып, бүләкле урын алуга ирешә. Бу - коллективның да, Рауза ханымның да беренче зур уңышы була.

1998 елны Өлкә татар мәдәният үзәге каршында “Ләйсән” эстрада ансамбле барлыкка килә. Рауза Тихомирова ансамбльдә җырлый башлый. Бүгенге көнгә кадәр ул ансамбльнең төп җырчысы булып тора.

2001 елны Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәгенең җитәкчелеге алышына. Өлкә күләмендә оештырылган конференциядә үзәк җитәкчесе итеп Рауза Тихомирова сайланып куела.

Рауза ханым җитәкчелегендә Өлкә татар мәдәният үзәге төрле юнәлештә эш башлый. “Себер йолдызлары” татар сәнгате фестивале, “Себер чәйханәсе” төрки халыклар дуслыгы фестивале, “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре, өлкә һәм шәһәр күләмендәге Сабантуйлар, “Себер татар яшьләре форумы” һәм башка күләмле чаралар оештырыла. Өлкә татар мәдәният үзәге каршында балалар студиясе төзелә, татар теле факультативы ачыла, “Алтын йолдыз” яшьләр клубы барлыкка килә.


Рауза ханымның эшчәнлеге рәсми даирәләр тарафыннан да тану таба. Аңа Новосибирски шәһәренең 110 һәм 115 еллыклары уңаеннан чыгарылган истәлекле билгеләр бирелә. 2006 елны ул “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнә. 2007 елны “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек була. Болардан тыш Рауза ханыма Новосибирски Өлкә һәм шәһәр хакимиятләренең мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары бирелә.

Юбилей кичәсенә килгәндә, бәйрәм чаралары ике көн дәвам итте. Беренче көнне бәйрәм Алман мәдәният үзәгендә оештырылды. Анда өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, Татарстаннан, Новосибирскиның авыл-районнарыннан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар, Рауза ханымның якын туганнары һәм хезмәттәшләре булдылар. Бәйрәм чарасы икенче көнне “Төзүчеләр” мәдәният сараенда дәвам итте. Анда шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен зур концерт-кичә оештырылды.

Концерт-кичә барышында тәбрикләүләр бихисап булды. Өлкә губернаторы Виктор Толоконскийның мактау кәгазен өлкә хакимияте хезмәткәре Игорь Бабенко тапшырды. Шәһәр башлыгы Владимир Городецкийдан да мактау кәгазе булды. Аны шәһәр хакимияте хезмәткәре Наталья Гирыгина тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән котлау телеграммасын Новосибирскиның татар хәрәкәте активисты Ринат әфәнде Яһүдин укып бирде.

Равза ханымны юбилее белән тәбрикләргә Татарстаннан “Казан егетләре” төркеме һәм Рауза ханымның якташы, хәзерге көндә Казанда яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан килгән иделәр. Аларның чыгышлары бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндереп җибәрде.

Кичә барышында Рауза ханымны юбилее белән Бурятиядән, Кемероводан, Омскидан, Казакъсаннан килгән кунаклар, Новосибирскиның кайбер милли оешмалары вәкилләре, татар галимнәре, өлкәнең авыл-районнарындагы татар оешмалары җитәкчеләре, Өлкә татар милли мәдәни мохтарияте һәм татар мәдәният үзәге вәкилләре, “Ләйсән” ансамблендәге дуслары, “Алтын йолдыз” клубы яшьләре һәм башка күп санлы кунаклар тәбрикләде. Барсы да юбилярга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Кичә юкка гына “Розага чәчәк бәйләме” дип исемләнмәгән күрәсең, сәхнә чәчәк аткан бакчага ошап калды.

Концерт-кичә ахырында Рауза ханым бәйрәмгә килүчеләрнең барсына да тирән рәхмәтле булуын белдерде, киләчәктә дә милләтебезгә хезмәт итәчәкмен диде. Аннары тамашачыларга җыр бүләк итте.

Менә шулай күркәм һәм оештырылган төстә үтте Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе һәм җырчы Рауза Тихомированың юбилей кичәсе. Бар да яхшы кебек. Әмма шунсы кызганыч, бу күләмле чара җирле мәгълүмат чараларында – газета-журналларда, радио һәм телевидениедә яктырту тапмады, киң җәмәгатьчелеккә җиткерелмәде. Дөрес, урта дулкында эшләүче өлкә депутатлары каналы “Радио сүзе”ендә журналист Петр Матвиюкның Рауза ханымга багышланган бер тапшыруы дөнья күрде.


XS
SM
MD
LG