Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Русия президенты терактларны фракция житәкчеләре белән тикшерә


Русия президенты шушы көннәрдә булган терактларны Дәүләт думасы фракциясе лидерлары белән тикшерә.

Медведев, Мәскәүдә һәм Кизләрдә булган шартлаулар тиз арада һәм җиренә җиткереп тикшерелер дип өметләнә.

Бу хакта ул бүген Дәүләт думасының ”Бердәм Русия”, КПРФ, “Гадел Русия" һәм ЛДПР фракцияләренең җитәкчеләре белән очрашу вакытында әйтте.

Медведев сүзләренә караганда, ул парламентка кергән партияләрнең җитәкчеләре белән теракт нәтиҗәләре һәм гыйсьянчылыкның активлашуы сәбәпләре хакында киңәшергә тели.

Президент террорчыларга ярдәм итүчеләргә җәза чараларын көчәйтергә кирәк дигән тәкъдим кертте.

29 мартта Мәскәү метросындагы шартлаулардан 40, ә 31 мартта Дагыстанның Кизләр шәһәрендәге теракттан 12 кеше һаләк булды.

XS
SM
MD
LG