Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Уфада бөтенрусия киңәшмәсе үтте


Җомга көнне Башкортстан башкаласы бик күп кунаклар кабул итте. Аз катлы йортлар төзелеше мәсьәләләрен караган зур җыен булды биредә.

Бөтенрусия киңәшмәсенә Мәскәүдән Русия төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин, шулай ук торак төзелеше өчен җаваплы югары җитәкчеләр, Дәүләт думасы депутатлары, сенаторлар һәм илнең 60тан артык төбәгеннән вәкилләр килде. Иртәнге яктан ук Уфаның үзәк урамнарында чат саен бихисап милиция хезмәткәрләре тәртип сагында торды, машиналарны башка урамнарга юнәлтте.

Киңәшмә үзе Уфаның мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтте. Аның эшендә катнашу өчен президент Мортаза Рәхимов та килде һәм чыгыш ясады. Ә инде төп чыгышны Башкортстан хөкүмәте рәисе Раил Сарбаев ясады. Нәкъ менә аны республикада аз катлы йортлар төзелешен дәртләндереп торучы дип белдерәләр.

Мәгълүм ки, узган елда Уфа янындагы берничә авыл кырында бер һәм ике катлы йортлар төзелә башлаган иде. Аеруча Шамонино авылы янындагы төзелешләр киң колач алды. Мәскәүдән килгән зур кунакларны гел генә шунда алып бара башлаганнар иде. Анда мактанырлык эшләр белән бергә кайбер хилафлыклар турында да сүзләр чыккалап ала. Шулай да әле эшнең мәхкәмәгә барып җиткәне юк.

Уфадагы бөтенрусия киңәшмәсе үзенчә аз катлы йортлар төзү буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу максатын куйды. Читтән килгән кунаклар Башкортстан тәҗрибәсен югары бәяләде. Шамонино авылында төзелүче йортларны карап чыккач, мактау сүзләрен кызганмады алар. Хәер, кунакка килгән кеше гаеп табып йөрмәс инде анысы.

Башкортстан Төзелеш, транспорт министры урынбасары Урал Ураксин сүзләренчә, бу ел азагына кадәр Уфа янындагы авылларда 2,5 мең йорт төзелеп бетәчәк. Алар һәрберсе бер гаиләгә тәгаенләнгән. “Русиядә безнең кадәр шулай аз катлы йортлар төзүгә ныклап керешкән башка төбәк юк әле”, ди Урал Ураксин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG