Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат вәкилләре ыгы-зыгысы


Башкортстан рәсми матбугатының югары түрәсе Эдуард Юлдашевка каршы булучылар арта. Республика журналистлары аның өстеннән президент Рәхимовка хатлар юллый.

Башкортстан хөкүмәте каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы Эдуард Юлдашевка каршы беренче кискен хатны Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе, “Ватандаш” журналы баш мөхәррире Фәрит Әхмәдиев юллаган иде. Моңа этәргечне Эдуард Юлдашевның республика Журналистлар берлегенең чираттан тыш җыенын үткәреп Фәрит Әхмәдиевны рәис вазыйфасыннан алу таләбе биргән. Фәрит Әхмәдиевны яклап берничә рәсми басма мөхәррирләре дә бу мөрәҗәгатькә кул куйган.

Матбугат идарәсе башлыгына каршы икенче хатны Дүртөйле районы газеты һәм нәшрият йорты җитәкче-мөхәррире Хәмит Нәбиев юллаган. Үзенең хатында ул Эдуард Юлдашевны тупаслыкта, тәрбиясезлектә һәм матбугат өлкәсендә наданлыкта гаепли. Хатының азагында ул, килеп туган кискен хәлләрне тикшерү өчен, республика журналистларының чираттан тыш пленумын үткәрергә кирәк дигән тәкъдим ясый.

Әлеге тарткалашка Башкортстан “Китап” дәүләт нәшрияты директоры Зөфәр Тимербулатов та кушылып киткән. Ул да Эдуард Юлдашевны тупаслыкта һәм матбугат басмалары мөхәррирләренә басым ясауда гаепли.

Исегезгә төшерәбез, Эдуард Юлдашевны бу вазыйфага узган елның башында тәгаенләгәннәр иде. Аңа кадәр ул Башкортстан Эчке эшләр министрлыгында эшләгән, полковник дәрәҗәсенә кадәр үскән. Матбугаттан шактый ерак өлкәдәге кешене шушы вазыйфага тәгаенләү баштан ук күп сораулар уяткан иде. Әмма тора-бара моңа да күнегелде. Һәм менә бер ел үтте дигәндә Эдуард Юлдашевның җитәкчелек ысуллары белән килешмәүчеләр үз дәгъваларын белдерә башлады.

Эдуард Юлдашев тарафдарлары исә аңа карата булган һөҗүмнәрне үзләренчә аңлата. “Матбугат өчен җаваплы җитәкче Юлдашев редакцияләрдә һәм Журналистлар берлегендә бары тик тәртип урнаштырырга гына тели һәм бу исә иркен яшәргә өйрәнгән мөхәррирләргә һәм Журналистлар берлеге җитәкчеләренә ошамый”, - ди алар. Эдуард Юлдашев үзе дә шушы ук фикерне әйтә. “Эш сыйфатын күтәрүне таләп итү кайберәүләргә ошап бетми, миңа карата хат язучылар да берничә кеше генә. Аларның үзләренә дә безнең дәгъвалар күп, шуңа һөҗүмгә күчтеләр”, ди Эдуард Юлдашев.

Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы Эдуард Юлдашев сүзләренчә, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Фәрит Әхмәдиев башлап җибәргән ыгы-зыгы җәмәгатьчелек оешмасы аша үзен яклату һәм җаваплылыктан котылу өчен генә. Әлеге шау-шуга алдагы көннәрдә үк ниндидер ачыклык керер, мөгаен.
XS
SM
MD
LG