Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда су баскан шахтадан 150-дән артык кешене коткарырга тырышалар


Кытайда бер шахтаны су басканнан соң, шунда калган шахтерларны жир өстенә чыгарыр өчен коткаручылар алар янына барып житәрлек юл эзли.

Шаньси вилаятендәге шахтада каза булганга инде 5 көн узды. Коткаручылар шахтада исән калганнарны таба алачакларына өметләнә. Хәкимият вәкилләре хәбәренә караганда, жомга көнне жир астында калган тау эшчеләренең үзләре хакында хәбәр бирүләре ишетелеп торган.

Рәсми мәгълүматләргә караганда, анда барлыгы 153 кешене коткарырга тырышалар. Ләкин шахта житәкчеләре һәм калган эшчеләр бу саннар дөрес түгел, жир астында 200-дән артык кеше бар дип белдерә.
XS
SM
MD
LG