Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижаудагы мәчет төзелеше туктатылмый


Ижау шәһәренең Карл Маркс урамында яңа гыйбадәт бинасы төзелешендә кышкы айларда да эш туктап тормады. Карлы-буранлы, зәһәр суыкларда да мәчет төзелешендә эш дәвам итте.

Мәчетне салып бетерү өчен бу айларда гына милләттәшләребез зур финанс ярдәм керткән төзелешкә. Бер дин кардәшебез 1 миллион сум, икенчесе 100 мең сум, шулай ук Ижау каласының сигезенче төзелеш фирмасы 500 мең сум акча күчергән. Шуңа да бүген төзүчеләр белән тулысынча хисап ясаганнар. Шулай ук күп кенә эшләр башкару өчен дә мөмкинлекләр арткан.

Төзелеш эшләрен әйдәп баручы Удмуртия ТИҮнең җитәкчесе Фнүн Мирзаянов: “Махсус җылылык бирү пунктын эшләп бетердек. Аны коммуналь системага рәсми тапшырдык. Хәзер җылылык системасы эшли”, диде.

Биредә шулай ук җылылыкны тикшерү өчен махсус хисап җайланмалары кую да күздә тотыла. Алар әле бинадагы җылылыкның тиешле температурада булуын да тәэмин итәчәк.

Бинаның икенче катында бүлмәләр бүленгән, хәзер анда тәрәзәләр куялар эшчеләр. Ут үткәрү өчен барлык әзерлек эшләре башкарылган.

Мәчетнең кече манарасын төсле тимердән матурлау эше башкарыла. Металл Германиядән кайтарылган. Белгечләр фикеренчә, ул ярты гасыр дәвамында бозылырга тиеш түгел.

Кече манараның биеклеге биш метр. Ул мәчеттән ерак булмаган православ чиркәвенекеннән матурлыгы белән бер дә калышмаячак, дип билгеләп үтте Фнүн Мирзаянов.

Алтын төсендәге металл кисәкләре белән уратылып алынган манара тиздән з урынын алачак. Аны тантаналы рәвештә, халыкка алдан хәбәр итеп, куярга ниятлиләр.

Шулай ук шушы көннәрдә гыйбадәт бинасы төзелешендә башка эшләр планда тора. Кар эреп беткәч, түбәне тагын бер кат капларга, тәрәзәләр куелгач, штукатур эшләрен башларга.

Июль башында федераль Сабантуена Ижауга җыелган кунаклар гыйбадәт бинасын күрү алачак. Шулай ук быел рамазан аенда намазларга бирегә җыелырга да өмет итәләр.
XS
SM
MD
LG