Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:42

Мәскәүдә урыс булмаганнарны, аеруча да Кавказ, Үзәк Азиядән килгәннәрне болай да яратып бетермиләр иде. Үтәмилләтчеләр тарафыннан әледән-әле аларга карата һөҗүмнәр дә булгалап тора. Мәскәү метросындагы шартлаулардан соң, бу куркыныч тагын да артты.

Мәскәүдәге шартлаулардан соң, Узлипат Гебекова җәмәгатьчелек урыннарында сак йөрергә тырыша. Төньяк Кавказдагы Махачкала шәһәреннән килгән Узлипат Мәскәүгә вакытлыча зәркән эшләре өлкәсендә белемен күтәрергә килгән. Ул үзен Мәскәүдә шартлау оештырган интихарчы хатын-кызлар белән тиңләштерүдән курка.

“Хәл бик кискен тора. Яулык белән йөрү, хәтта озын итәк кию дә бик куркыныч. Иң яхшысы чалбарда йөрү”, ди ул.

Узлипат фикеренчә, хәзерге вакытта Мәскәүгә эшкә, белем алуга, дәвалануга яки башка нәрсәгә булсын, килү куркыныч.

Ул гына түгел, Мәскәүдәге башка кавказлар да бу көннәрдә курку белән яши. Гомумән, Мәскәүдә алар өчен тормыш болай да беркайчан да имин булмады. Алар һәрвакыт эзәрлекләүләргә, кимсетелүләргә дучар була. Адым саен диярлек милиция аларның документларын тикшерә, такырбашлар һөҗүме дә даими күзәтелеп килә. Әмма Русия хакимиятенең Мәскәү метросындагы шартлауны Төньяк Кавказ сугышчылары белән бәйләгәннән соң, аларның киләчәге тагын да куркыныч астына куелды. Чөнки Мәскәү халкының кавказларга ачуы артты.

Милләтара нәфрәт мәсьәләләрен күзәтүче Мәскәүдәге “Сова” үзәге дүшәмбедәге шартлаудан соң, 5 һөҗүм теркәлүен әйтә. Аларның 3-се хатын-кыз. Аның берсе 17 яшьлек әрмән кызы, ә икесе яулыклы мөслимәләр.

Үзәк җитәкчесе урынбасары Галина Кожевникова әлеге һөҗүмнәрн чынлыкта күбрәктер дигән фикердә тора. Әмма кайберәүләр аны милициягә хәбәр итми, чөнки хокук саклаучылар мондый эшләрне теләмичә генә тикшерә.

“Без славян йөзле булмаган кешеләрнең аңлы рәвештә һөҗүмнәрдән куркып, бу көннәрне урамга чыкмавын беләбез”, ди Кожевникова.

Толерантлык дип сүз корытканчы...

Чечен сугышчылары башлагы Доку Умаров шартлауларны үз өстенә алды. Һәм моның белән генә чикләнмичә, Русиядә шартлаулар дәвам итәчәге белән янады.

Рәсмиләр исә әлеге шартлаулардан соң, террорчыларга каршы көрәшне аяусызрак алып барырга чакырды.

GZT.ru сәхифәсендә Русия Дәүләт Думасы депутаты Александр Гуров толерантлык хакимияткә террорчылар белән нәтиҗәле көрәшергә комачаулый дигән фикердә тора.

“Толерантлык дип күпме сүз корытырга була инде”, ди ул.

Ләкин Мәскәүдә чыгучы чечннарның “Дош” журналы баш мөхәррире Абдулла Дудуев хәзерге вакытта бер-береңә карата түземлерәк булу мөһимлеген әйтә. Аның сүзләренчә, Мәскәүдә булган хәлләр чечннарны борчуга сала, чөнки шартлауларда бер гаепсез кешеләр үлә. Шулай ук ул һәрбер теракттан соң, чеченнарның да зыян күрүен белдерә.

“Безгә карата мөнәсәбәт начарайды. Кеше тулы метрода ике мөслимәне кыйнаганда беркемнең дә аларны яклап чыкмавы җәмгыятьтәге кәефнең нинди булуын күрсәтә инде. Кешеләр- стрестта, куркуда. Бу аларның йөзләренә чыккан. Читтән килүчеләргә нәфрәт сизелеп тора”, ди ул.

Урамга чыкмаска тырыштык

Дудуев кебек чеченнардан тыш, Үзәк Азиядән килеп Мәскәүдә яшәүчеләрнең дә бу көннәрдә борчылуы артты. Таҗик мигрантлары җәмгыятеннән Абдулло Давлатов Мәскәүдәге ватандашларының хәле бик аяныч булуын әйтә.

“Алар урамга чыгарга курка һәм өйдә калу ягын карый. Без хәтта ике көн элек булырга тиешле очрашуны да уздырмаска карар кылдык. Милиция документларны ешрак тикшерә башлады. Әмма әлегә хәтле үтәмилләтчеләр яисә такырбашлар тарафыннан һөҗүм булуы хакында зарланучылар юк”, ди ул.

Абдулло Давлатов кебек милли азчылыкларга нәфрәт Русия җитәкчеләренең сүзләреннән соң тагын да арта. “Сова” үзәге башлыгы Александр Верховский фикеренчә, Русия премьер-министры Владимир Путин җәмгыятьне берләштерә торган мәгънәдәге сүзләр кулланыр урынына, бик кискен фикерләр әйтеп хәлне тагын да катлауландыра.

“Премьер-министр бу юлы террорчыларны “бәдрәфтә манчырга” чакырмады, әмма шуңа охшаш икенче сүз кулланды- “канализация төбеннән булса да казып чыгарырга тиешбе”, диде. Террорчыларны, әлбәттә, эзәрлекләргә кирәк, ләкин аның кулланылган сүзләре бернинди кысага сыймый. Бу үз карашыңны башкаларга да тагу дигән сүз. Ни дисәң дә ул бит кухняда теләсә нәрсә сөйли алган гади кеше генә түгел, ә премьер-министр”, ди ул.

Кавказларның барысын да бер калыпка салып карау

Мәскәүдәге шартлаудан соң ук Русия хакимияте аны Төньяк Кавказ сугышчылары белән бәйләде. Әмма иминлек шурасы җитәкчесе Николай Патрушев “грузин эзе” булу ихтималлыгын да истән чыгармаска кушты.

2008-нче елның августында 5 көнлек сугыштан соң, Русия белән Грузия арасындагы мөнәсәбәт киеренке булып кала. Әмма Грузин хакимияте бу атнадагы терактларны тәнкыйтьләп чыкты, үлгәннәрнең кайгыларын уртаклашуын әйтте һәм террор гамәлләрен тикшерүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Мәскәүдәге грузин җәмгыяте җитәкчесе Дҗони Каратсхелия сүзләренчә, Патрушевның белдерүләре Мәскәүдәге барлык кавказларның шик астында булуын күрсәтә.

“Кавказ халкы дигәндә, аларга ингушмы, чеченмы, грузинмы, абхазмы барыбер. Шуңа күрә барлык грузиннар һәм гомумән Кавказ халкы киләчәкне күзаллап ниндидер адымнар ясарга курка”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG