Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

1992 елның 20 августында Чаллы татар милли хәрәкәте вәкилләре Минзәләдә каршылык чарасы уздыра. Кире Чаллыга кайтканда аларны милиция сагалап тора һәм чарада катнашучыларны кыйныйлар. Кыйналучылар арасында 52 яшьлек Рифкат Мифтахетдинов та була. Нәтиҗәдә ул инвалид булып кала, килгән зыян өчен тиешле акчаны 17 ел буе мәхкәмәләр аша юллый.

Чаллылар Минзәләдә

1992 елдагы Минзәлә вакыйгасы болайрак була. Чаллының “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Минзәлә районы Аю авылында туйда катнашалар. Туйның иң кызган вакытында мәҗлескә Минзәлә аракы ширкәте җитәкчесе Мостаев килеп керә һәм аракы сорый. Сораган әйберен бирмиләр. Мостаев берникадәр вакыттан соң 3-4 машина белән Минзәлә яшьләрен алып килә һәм Аю авылындагы туйда катнашучы Чаллы яшьләрен кыйната.

Әлеге вакыйга буенча зыян күрүчеләр Минзәлә, Чаллы һәм Казандагы хокук оешмаларына мөрәҗәгать итә. Ләкин туйны туздыручыларга чара күрелми. Шуннан соң “Азатлык” татар яшьләре һәм Чаллы ТИҮ вәкилләре каршылык чарасы уздыру өчен дүрт КамАЗ машинасында, унлап җиңел машинада Минзәләгә китә. Кире кайтканда Чаллы янында аларны кораллы милиция каршы ала һәм кыйный. Шушы вакыйгада катнашкан Рифкат Мифтахетдинов әлеге бәрелеш хакында искә алды.

“Безгә карата милиция утлы корал, сугыш патроннары кулланып, машиналарның көпчәкләрен атып тиштеләр. Халык аяк астына яктырткыч һәм саңгыраулата торган гранаталар ташладылар. Кемнең аягы, кемнең башка җире зыян күрде. Мин читтәрәк идем, ОМОН килеп кыйный башлады. Шул кыйнаудан соң 5 операция ясаттым. Кыйнаучылар бәвел куыгын тиштеләр, бөерне кузгаттылар, баш миен селкеттеләр һ.б.”, ди Мифтахетдинов.

Өстәмә түләү бар, ләкин аз

Шушы вакыйгалардан соң Рифкат Мифтахетдинов бик озак хастаханәдә ята, икенче төркем инвалид булып кала. Хастаханәдән чыккач, Чаллы милициясен мәхкәмәгә бирә. 1993 елның 30 ноябрьдә булган мәхкәмә карарыннан күренгәнчә, Мифтахетдиновка тән җәрәхәтләре “башка чара кулланып булмау нәтиҗәсендә ясалган”.

Шулай да мәхкәмә Мифтахетдиновка китерелгән зыян өчен бер тапкыр 825 мең сум күләмендә акта түләтә. Бу акча ул вакытта уртача айлык хезмәт хакына тиң була. Яңа мәхкәмә минималь хезмәт хакы күләмендә пенсия түләү турында карар чыгара. Зыян күрүче моның белән риза булмый, канун буенча, кыйналуга кадәр булган уртача хезмәт хакын түләтергә тиешләр, дип саный. Унҗиде ел буена дөреслек эзләп бик күп җиргә мөрәҗәгать итә.

“Әлегә хаклыкны таба алмыйм. Минем таләп – кыйналуда күргән зыян өчен пенсиягә өстәмә түләү алу. Миңа ай саен өстәмә 900 сум түлиләр. Мәхкәмә карары буенча бу акчаның бер өлешен Русия һәм Татарстан икътисад министрлыклары, бер өлешен Чаллы хакимияте түли. Ләкин миңа минималь хезмәт хакыннан чыгып түлиләр.

Канун буенча миңа кыйналганга кадәрге уртача хезмәт хакыннан чыгып, 6-7 мең сум түләргә тиешләр. Хәзер инде һөҗүм ясаган милициядән лаеклы пенсия таләп итәм. Хаклык эзләп йөзләгән мәхкәмә утырышы булгандыр. Район мәхкәмәсеннән башлап, Страсбургка кадәр яздым”, диде Мифтахетдинов.

70 яшьлек Рифкат Мифтахетдинов мәхкәмәләргә, төрле оешмаларга яңа гаризалар язу белән мәшгуль. “Үз хокукым өчен көрәшне туктатмаячакмын”, дигән ышаныч белән яши ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG