Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда иминлек көчләре 20 сугышчыны үтергән


Пакстан рәсмиләре илнең төньяк-көнбатышында, Әфганстан чигенә якын урнашкан Оракзай асаба җирләрендә иминлек көчләренең кимендә 20 сугышчыны үтергәнлеген белдерде.

Җирле бер рәсми әйтүенчә, бүген булган каты атышлар нәтиҗәсендә шулай ук 6 гыйсъянчы кулга алынган.

Пакстан көчләре Оракзайда хәрби чараларны март урталарында башлап җибәрде.

Андагы 10 меңләп кеше Коһат шәһәре янында хөкүмәт оештырган тирмәләр шәһәрчегенә сыенды.
XS
SM
MD
LG