Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат: Иранга басым тәвәккәллекне арттыра гына


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат халыкара җәмәгатьчелекнең Иранга басымы аның атом програмы мәсьәләсендә тәвәккәллеген арттыра гына диде.

Дәүләт телевидениесендә күрсәтелгән әлеге чыгышында Әхмәдиниҗат басым ясаучы дәүләтләргә мөрәҗәгать итеп “Сез бугазыгызны киссәгез дә, үрле-кырлы сикерсәгез дә, мөрәҗәгатьләр, белдерүләр ясап резолюцияләр чыгарсагыз да, тәрәккыятьне һәм Иран дәүләтенең күтәрелүен туктата алмассыз”, - диде.

Әхмәдиниҗат шулай ук АКШ президенты Барак Обаманы чын үзгәрешләр вәгъдәсен нәтиҗәле үтәмәүдә гаепләде.

Узган ел башында хакимияткә килгәннән соң Обама Тәһран белән киеренкелекне киметү турында белдерүләр ясаган булса да, соңрак Вашингтон Иранны атом програмыннан баш тартырга мәҗбүр итү өчен аңа каршы яңа чикләүләр кертергә чакыра башлады.
XS
SM
MD
LG