Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта хәрби киемдәге сугышчылар 25 кешене үтерде


Шимбә көнне Гыйрак башкаласыннан көньяктарак хәрби киемдәге кораллы кешеләр хакимият яклы хәрби көчләргә бәйле гаиләләрдән 20 ир-атны һәм 5 хатын-кызны атып үтерде.

Эчке эшләр министрлыгы хәбәр агетлыкларына кораллы кешеләрнең Суфия авылындагы 3 өйгә һөҗүм иткәнлеген, андагы кешеләрнең кулларын бәйләп башларына атып үтергәнлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG