Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

“Ак Барс” “Салават Юлаев”ны 2-1 исәбе белән җиңде


Уфада Гагарин кубогының ярым финал уенында Казанның “Ак Барс” хоккей такымы Уфаның “Салават Юлаев” такымын 2-1 исәбе белән җиңде.

Өстәмә бирелгән вакытта “Ак Барс” уенчысы Һаннес Һювенен Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның күз алдында юлаевчылар капкасына икенче алканы кертте.

Хәзер “Ак Барс” ярым финал уеннарында 2-0 исәбе белән алда бара.

Өченче һәм дүртенче уеннар 5 һәм 6 апрельдә Казанның “Татнефть-Арена» боз сараенда үтәчәк.

XS
SM
MD
LG