Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран атом коралларына каршы конференция үткәрә


Иран бу айда атом коралсызлануы турында конференция үткәрү ниятен игълан итте.

ИРНА рәсми хәбәр агентлыгы атом сөйләшүләрендә Иран төркемен җитәкләүче Сәит Җәлилинең 17-18 апрельдә үтәчәк конференцияне «кытайлар хуплады һәм анда катнашачакларын белдерде» дигән сүзләрен китерә.

Шулай да бүген Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Пекиң бу конференциядә катнашу-катнашмау мәсьәләсендә әле карар итмәде диде.

БМО Иминлек шурасының даими әгъзасы булган Кытай әлегә кадәр БМОда Иранны атом эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр итү максатында аңа каршы яңа чикләүләр кертү тәкъдимен кире кагып килә.

Вашингтонда халыкара атом иминлегенә багышланган очрашудан соң берничә көннән Тәһранда үтәчәк бу конференция «Атом энергиясе һәркемгә, Атом кораллары берәүгә дә түгел» дит атала.
XS
SM
MD
LG