Accessibility links

Кайнар хәбәр

Христианнар Олы көнне билгели


Бар дөнья христианнары бүген Олы көнне бәйрәм итә.

Христианнар Гайсә пәйгамбәр бу көндә күккә ашкан дип исәпли.

Русияләргә бәйрәм мөрәҗәгатендә президент Дмитрий Медведев протестантлар, католиклар һәм православларның быел бу бәйрәмне бер үк көндә билгеләп үтүе зур мәгънәгә ия диде.

Ватиканда Рим папасы Бенедикт XVI үз чыгышында Пакстандагы һәм Гыйрактагы христианнарның хәленә үкенеч белдерде һәм Якын Көнчыгыш низагыннан чыгу өчен дөрес юллар табылуын теләде.
XS
SM
MD
LG