Accessibility links

Әфган башлыгы Кандаһар аксакаллары белән сөйләшә


Әфган президенты Хәмит Карзаи белән АКШ генералы Стэнли МакКристал җирле кабиләләр җитәкчеләре белән сөйләшү өчен илнең көньягындагы Кандаһар шәһәренә килде.

Ассошиэйтед пресс хәбәр агентлыгы бу сәфәрнең максаты төбәктә АКШ һәм НАТОның Талибанга каршы көрәшне көчәйтү чаралары алдыннан сәяси яклауга ирешү дип белдерә.

АКШ президенты Барак Обама карары белән Әфганстанга җибәрелүче өстәмә 30 мең АКШ хәрбиенең зур өлеше Кандаһарга һәм аның тирә ягына урнаштырылачак.
XS
SM
MD
LG