Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубайда үбешүдә гаепләнүче британнар мәхкамәдә оттырды


Дубайда җәмәгатьчелек алдында үбешүдә гаепләнеп кулга алынган британ пары бүген аппеляция мәхкамәсендә оттырды.

Мәхкамә аларны 1 айга төрмәгә ябу һәм 300-ләп доллар штраф түләтү турындагы элекке карарны гамәлдә калдырды.

Британ ватандашлары булган бу егет белән кыз, бер җирле хатын аларны җәмәгатьчелек алдында үбешүдә гаепләгәннән соң, узган елның ноябрендә кулга алынып йолым акчасы белән иреккә чыгарылган иде.

Гаепләнүчеләр бер-берләрен биттән генә үпкәннәрен белдерә. Бу исә җирле кануннар нигезендә рөхсәт ителә.

Алар хәзер үзләрен аклауны сорап тагын бер мәртәбә мәхкамәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG