Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Израил Газзә сызыгына чикләүләрне йомшартты


Израил соңны 3 елда беренче мәртәбә Газзә Сызыгына өс һәм аяк киемнәре кертүне рөхсәт итте.

2006 елда фәлестин сугышчылары чик аша үтеп Израилнең бер хәрбиен тотык итеп алып киткәннән соң, Израил Газзә Сызыгына каршы блокада башлады.

Израил хәзер анда тавар кертүне рөхсәт итсә дә, аның күләме һәм төрләре чикләнә.

Кулдан ракеталар ясау өчен файдаланырга мөмкин материаллар кертү рөхсәт ителми.

Израилнең чикләүләре Газзә Сызыгы халкын күмәк җәзалау дип аңа каршы басым соңгы арада көчәеп киткән иде.

XS
SM
MD
LG