Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Татар интернетында буш домен табу җиңелме? Сайт адресы сатып алу, аны тоту күпме тора? Паспортлаштыру гамәлен узмаган сайтлар 1 апрельдән соң ябылмаячакмы? “Пәрәвез” сәхифәсенең чираттагы чыгарылышы әнә шул хакта.

Татар интернеты "Бүкәннәр урманы" иде

Интернет дөньясы көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Әле берничә ел элек кенә интернетта татар телендә берәр хикәя, сценарий, шигырь, белешмә табыйм дисәң, шактый азапланырга туры килер иде. Татар сәхифәләре шактый, әмма аларның күбесе башланган һәм ташланган.

Мондый сайтлар киселгән бүкәнне хәтерләтә. Тулы көченә, ягъни даими яңартылып баручы сайтларны санар өчен ике кулның бармаклары да җитә иде. Ул еллардагы татар интернеты – йөзләгән бүкән арасында берән-сәрән үсеп утыручы берничә ялгыз агачны хәтерләтте. Гадәти тормышта, кеше мондый “урманны” күрсә, чыдый алмас, күз яше белән елар иде. Әмма һәрберебезне өмет яшәтә. Бүгенге татар интернеты “урманында” агачлар күзгә күренеп артты. Әлбәттә, “карурманга” хәтле ерак әле, әмма без дөрес юнәлештә.

Сәхифә теркәү күпме тора?

Интернет урманында агач утырту, ягъни сайт булдыру – иң элек домен сайлаудан башлана. Домен – сайтның адресы, электрон исеме ул. “Ru” зонасында домен теркәү 100 сумнан алып 500 сумга кадәр торырга мөмкин. Исемнең матурлыгына карап түгел, ә теркәү оешмасына карап. Кемдәдер кыйммәтрәк, кемдәдер арзанрак. Бер елга озынайту да шул ук бәя.

Сайт ачарга җыенган кеше өчен бүген төп проблема – буш доменнар булмау. Әмма бу күбрәк рус телле интернетка кагыла. Татарда исә, киресенчә, теркәлмәгән матур адреслар бик күп. Ал да сайт ач! Бу татар интернетының Рунеттан шактый калышуын күрсәтә. Әйтик, мәгълүмати ресурс өчен үтә дә уңышлы matbugat.ru домены 2008 елга кадәр буш торган. Ә шул ук вакытта pressa.ru доменын инде 1998 елда ук теркәгәннәр. Аерма ун ел!

Домен сатам, кем ала?

Рус телле интернетта доменнар белән сату-алу да киң таралган. Бу күренеш киберсквоттинг дип атала. Әйтик, мин үземә матур домен терким дә, шуны соңыннан икенче кешегә кыйммәтрәк бәягә сатам. Бу күренеш татар интернетында юк диярлек. Шулай да искәрмә очраклар бар. Мәсәлән, Хаt.ru дигән кыска һәм бик уңышлы доменга татар егете Рузил Мөхетдинов ия иде. Ул шушы адрес буенча татар почта хезмәтен ачу хыялы белән янды. Тик берникадәр вакыт элек Рузил әлеге доменнан колак каккан.

"Үз игътибарсызлыгым аркасында гына югалттым, вакытында түләмәдем. Почта хезмәте ясый башлаган идем. Зур акчаларга сатып җибәргәнсеңдер дигән кешеләр дә булды. Миннән соң доменны Эдуард Усманов исемле татар егете алды. Адресны кайтару турында аның белән сөйләшеп тә карадым. Тик ул 20 мең сум сорады. Ул вакытта бу зур акча иде. Соңыннан ул аны аукционда сатып җибәргән. Хәзер анда реклама эленеп тора", диде Рузил Мөхетдинов.

Паспортың кайда, сәхифә?

Доменнар темасын дәвам итеп, тагын бер актуаль мәсьәләгә тукталып үтик. 1 апрельдән “Ru” зонасында урнашкан доменнарны теркәү һәм, гомумән, тоту тәртибе үзгәрде. Теркәүче компанияләр домен хуҗаларыннан документ копияләрен сорый. Юридик затлардан – теркәлү таныклыгының нөсхәсен, ә шәхси затлардан – паспорт нөсхәсен.

Аларны электрон почтадан җибәрергә дә була. Әлеге яңа тәртип экстремизмга каршы көрәш һәм, гомумән, интернет кулланып кылынган җинаятьләрне киметү максатыннан урнаштырылган. Паспортлаштыру дип аталган әлеге гамәл октябрь аенда башланып, 1 апрель көнне тәмамланды.

Домен теркәүче оешмага паспорт нөсхәсен тапшырырга өлгермәгән сайт хуҗаларына борчылыр урын бармы? Апрель аеннан аларның сәхифәләрен ябып куймаслармы? Шушы сорауларга ачыклык кертергә булдык.

Теркәүче оешмага паспорт нөсхәсен тапшырган домен хуҗалары берникадәр өстен дәрәҗәдә кала икән. Әгәр доменга башка кешеләр өмет итсә, прокуратура яки Федераль куркынычсызлык хезмәте кебек оешмалардан теге яки бу дәгъва булса – паспорт нөсхәсе булу күп мәсьәләне хәл итәргә мөмкин.

Шул ук вакытта сайтта экстремизм, милләт ара низаг тудыру яки башка хокук бозулар була икән – паспорт нөсхәсе сайт хуҗасы өчен мәсьәләне уңай хәл итү түгел, киресенчә, тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин. Шушы нөсхә буенча кешене эзләп табу күпкә җиңеләячәк бит. Ә аның паспорт нөсхәсе теркәүче оешмада булуы – әлеге затның хокук бозган сәхифәгә турыдан-туры катнашы булуына ачык бер дәлил.

Шулай да, Русиядә доменнарны теркәүче төп оешма – Ru-center җитәкчесе белдерүенчә, сәхифәләрне паспортлаштыру дигән гамәл, гомумән, бик үк мәгънәле эш түгел. Чөнки паспорт нөсхәсенең электрон вариантын «Фотошоп» программасында үзең теләгәнчә төзәтергә, үзгәртергә, ялган документ эшләргә була. Җитәкче фикеренчә, «паспортлаштыру» дигән яңа тәртип хокук саклау органнары басымы белән кертелгән. Ничек кенә булмасын, яңа тәртип инде гамәлгә кергән һәм аны үтәргә кирәк.

Интернет өлкәсендә эшләүче кайбер белгечләр әйтүенчә, әгәр домен белән аңлашылмаучанлык килеп чыга икән, аны 3 көн эчендә теркәүче оешмага барып хәл итәргә мөмкин булачак. Шушы вакыттан соң сәхифәне ябып куюлары бар. Бу паспортлаштырмаган домен хуҗалары өчен. Әгәр дә инде домен паспортлаштырылган булса – мәсьәләне чишү вакыты 10 көнгә озынайтыла. Шул гына. Ә мәсьәләне чишү юллары шул ук кала. Алар моңарчы гамәлгә кергән кануннарга нигезләнгән.

Татар доменнарының хәлен тикшереп карасак, күрәбез: араларында паспортлаштыру гамәлен узганнары да, узмаганнары да бар. Икенчеләре күбрәк. Моңа карап кына, әлбәттә, сәхифәләрне ябып куймаячаклар. Шулай да, сайт хуҗаларына мөрәҗәгать итәбез: әгәр дә үз доменыгыз үзегезгә кадерле икән, аны югалтудан куркасыз икән – теге яки бу низаг, аңлашылмаучанлык килеп чыкканчы паспорт нөсхәгезне теркәүче оешмага җибәрегез. Шулай тынычрак булыр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG