Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЮКОСның элекке адвокаты Светлана Бахмина эшкә чыкты


ЮКОСның элекке адвокаты, 1 ел элек төрмәдән азат ителгән Светлана Бахмина эшкә чыкты.

Ире әйтүенчә, Бахмина Мәскәүдәге бер юридик хезмәткә эшкә урнашкан.

3 бала анасы Светлана Бахмина узган елның 21 апрелендә шартлы рәвештә вакытыннан алда төрмәдән азат ителде.

Финанс җинаятьләрендә гаепләнеп 6,5 елга төрмәгә хөкем ителгән Бахмина 3 елын төрмәдә үткәрде.

Ул Михаил Ходорковскийга теләктәшлек белдерде һәм ЮКОСта эшләгәнлегенә үкенмәвен әйтте.
XS
SM
MD
LG