Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бардаларга бардым әле


"Таң" газетының баш мөхәррире Эльмарт Уразов
"Таң" газетының баш мөхәррире Эльмарт Уразов

Татар милләте бар, аның тарихы, теле, язмышы бар. Шул ук вакытта аның географиясе дә бар. Хәритәдә татарлар яши торган урыннарны билгеләп чыксак, ул шактый чуарланып кала. Һәм без татар халкы бөтен дөньяга сибелгән, дибез.

Татарлар дөньяның дистәдән артык илендә, Русия төбәкләрендә, бик күп шәһәрләрдә һәм авылларда яши. Әмма бу гына милләт географиясен тулысы белән ачып бирми. Мәсәлән, Оренбур татарлары турында сөйләгәндә, Богрысланда яшәүче милләттәшләр ничек яши дигән кызыксыну уяна. Чиләбенең Троицкие, Магнитогорские бар. Башкортстан татарлары республиканың кайсы районнарында яши? Самар, Пенза, Нижгар, Әстерхан татарлары... Алар кайсы шәһәрләрдә, авылларда яши? Ничек яши? Миллилек сакланамы? Казан белән элемтәләре нинди? Бу язмада Пермь краеның Барда районы турында сөйләшәбез.

Барда нинди төбәк, анда нинди халык яши, кемнәр алар? Ул күренекле җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров, композитор Мәсгут Имашев, актриса Дамира Кузееваның туган ягы. Соңгы елларда популяр җырчылар Сәнифә Рангулова, Гүзәл Уразова, Лилия Биктимерова - шул районнан. Журналист Нәсур Юрышбаев - бардалы. Татар милләтенә шундый шәхесләр биргән Барда Башкортстанда чит төбәктәге башкорт районы булып та санала.

Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта Пермь краеның көньягындарак, Урал таулары итәгенә урнашкан ул Барда. Казаннан килгән юлда Чулпанышка, Суганка, Өчкүл дигән төрки исемле урыс авыллары кала.

Барда түбәтәйләре
Районда 28 мең кеше яши. Шушы халыкның 97 проценты татар һәм башкорт милләтеннән. 2002 елгы халык саны алу нәтиҗәләренә караганда, анда 63 процент - башкортлар, 33 процент татарлар яши. 1989 елгы халык саны алу вакытыннан соң, татарлар артты, диделәр районда. Гомумән алганда, Бардада татарча сөйләшәләр, мәктәпләрдә татар телен өйрәнәләр. Киләсе елга 80 яшен билгеләячәк “Таң” гәзите татарча чыга.

Кемнәр соң алар – Барда халкы?

Бу турыда “Таң” гәзитенең баш мөхәррире Эльмарт Уразов болай диде: “Безнең башкортмы, татармы, дип аерган юк. Монысы татар авылы, монысы башкортныкы гына дигән бүленеш тә юк. Бер-беребезгә иң якын кардәш итеп карыйбыз. Без - бардалы. Яисә без - гайнәле. Без бит Гайнә кабиләсеннән.

2002 елгы халык саны алуда шундый хәл дә булган иде. Гаилә башлыгы – башкорт кешесе. Хатыны урыс милләтеннән. 3 кызлары бар. Бер кызы “мин әтине хөрмәт итәм”, дип - башкорт, икенчесе әнисен хөрмәт итеп урыс дип язылды. Ә өченче кызлары “мин татар булып язылам”, диде дә татар булды. Бер гаиләдә 3 милләт вәкиле. Игътибар иткән булсагыз, Бардада урыслар да татар телен аңлый, сөйләшә”, ди ул.

Барда халкы, гомумән, Пермь татарларының, башкортларының килеп чыгышы турында бәхәсләр күбрәк фәнни нигездә куера. Бу турыда 1993 Бардада фәнни-гамәли конференция дә узган. Анда Уфадан да, Казаннан да галимнәр, сәясәтчеләр катнашкан. Таралышканда фикерләр капма-каршылыкта калган.


Бардада яшәп иҗат итүче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Идият Әшировның “Без кем?” дигән шигыре бар. Анда мондый юллар бар:

“Типтәрләр без – тибәрелгән халык.
Гайнәләр без – Гайнә илендә.
Таныклыкта – башкорт. Сөйләшәбез,
Аңлашабыз татар телендә.
Ә шулай да без кем? Телебез – татар,
“Башкорт” диләр, ачып паспортны.
Башкорт канлы Барда татары без,
Татар җанлы Гайнә башкорты”.

Татарга, башкортка бүленеш юк, дисәләр дә, күпмедер дәрәҗәдә бар ул. Кайбер авылларда, мәсәлән, Таныпта, Күчтәнтидә татар һәм башкорт зиратлары аерым. Берничә авылда типтәр кисәк, татар кисәк, башкорт кисәк, дип йөртү дә бар.

Бөтенесе әдәби телдә сөйләшә

Бардада кемгә сүз кушма – матур итеп әдәби телдә сөйләшергә тырышалар. Югыйсә, Барда сөйләменең үзенчәлекләре дә юк түгел бит. Анда “җ”лаштыру көчле, “ди”, “дигән” сүзләрен “т” белән әйтәләр. “Килде бит”, “кайтты бит” дигәндә, мәсәлән, “килде кый”, “кайтты кый” диләр. “Нәрсә” урынына “нимә”, “шул” урынына “шу” гына... Шунысы бар: тиз генә әдәби телгә күчү дә җиңел түгел. Ә бардалылар күчә. Бу инде Бардада татар әдәби теле еш яңгырый, еш ишетелә дигән сүз.

Сараш авылында яшәүче Сания апа Хәлилова болай дип сөйли:
“Иртән тору белән БСТның “Сәлам”ен карыйм, ТНВда “Хәерле иртә” башлангач, аңа күчәм. “Яңа гасыр” радиосын тыңлыйм, тик соңгы вакытта радионы тыңлый алмый башладык”, диде Сания апа.

Ул шулай ук район гәзите белән бергә Казаннан да гәзит-журналлар яздырып ала икән. Ә инде “Яңа гасыр” дулкынын район җирлегендә тотып бирүне туктатканнар. Бу вакытлыча, дип ышандыра район җитәкчелеге.

Казан кунаклары да, Уфалар да еш була икән биредә. Аеруча Казаннан концерт, спектакльләр белән еш киләләр. Былтыр Бардада Камал, Тинчурин, Әлмәт татар театрларының, Уфадан Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбленең гастрольләре узган.

Барда – Пермь крае татарларының “башкаласы”

Пермь краенда 136 меңнән артык татар яши. Этнолог галимнәр крайдагы татар һәм башкортларны ике төркемгә бүлә: Тол буе һәм Сылва-Ирень төркемнәре. Барда районы Тол елгасы буйлап урнашкан. Барда – Пермь крае татарларының “башкаласы”, диләр бардалылар. Дәлилләр дә китерәләр.

“Таң” гәзите редакциясе 20 ел элек нәшриятны да үз канаты астына алган. Шушы вакыт эчендә татар телендә 79 китап чыгарганнар. “Хәзер инде край татарлары безгә килә. Алай гынамы, Башкортстанның Тәтешле, Яңавыл районнарыннан да килгәннәре бар”, ди Эльмарт Уразов.

"Таң" газеты редакциясе бинасы
“Таң” - крайдагы бердәнбер татар редакциясе. 4 ел элек аның 75 еллыгын үткәргәндә, бөтен милли үзәкләрдән җыелганнар. “Чакыруга шатланышып килделәр. Үзенә күрә бер милли бәйрәм булды ул”, ди баш мөхәррир. Пермь татарлары мохтариятенең “Халык чишмәсе” гәзите дә күбрәк бардалылар көче белән нәшер ителә икән. Бу гәзит елына иң күбе сигез генә тапкыр чыкса да, аны край татарлары көтеп ала, ди. “Таң” журналистлары 370 чакрымдагы Березники шәһәренә кадәр командировкаларга чыгып, “Халык чишмәсе”нә материаллар алып кайта.

Барда районы туграсына каз сурәте төшерелгән. Казларга борынгы риваять буенча аерым мөнәсәбәт анда. Тол елгасы буйлап урнашкан авылга нигез салганда казларның да өлеше булган, имеш. Яшәгән җирен Гайнә иле дип йөртүче халык үзләрендә татар телендә сөйләшеп, татар гореф-гадәтләрен саклап яшәве белән горурлана. Чөнки Пермь краенда яшәүче күп татарлар урыслашып бара, ди алар.

Эльмарт Уразов Березникида булган бер хәлне сөйләде. Пермь краенда татар концертларын оештыру белән шөгыльләнә торган Илдус Арсланов исемле егетләре бар икән. Ул моннан берничә ел элек җырчы Салават Фәтхетдиновны Березники шәһәренә алып барырга булган. Бу шәһәрдә моннан 3-4 дистә еллар элек Әлфия Афзаловадан соң, татар концерты куйганнары булмаган. Концерт көнне яхшы машиналарда киләләр дә өлкән яшьтәге әби-бабайларны залга кертеп утыртып чыгып китәләр, ди. Нигә концерт карамыйсыз, дип сорагач, без татарча аңламыйбыз, җырчыны да белмибез, дигәннәр.

Бу яктан Бардада андый куркыныч юк. Барысы да татарча сөйләшә. Күптән түгел анда муниципаль район хакимияте башлыгын сайладылар. Бу вазыйфага 7 намзәт бар иде. 7се дә татар кешесе.
XS
SM
MD
LG