Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда АКШ консуллыгына һөҗүм булды


Исламабадтагы АКШ илчелеге Пакстанның төньяк-көнбатышында, Пешавар шәһәрендә АКШ консуллыгына һөҗүм булуы турындагы хәбәрне раслады.

Илчелек һөҗүмнең нинди булганлыгы, зыян килү-килмәве, яраланучылар булу-булмавы турында әлегә берни әйтми.

Шаһитләр әйтүенчә, Пешаварда АКШ консуллыгы һәм Пакстан хәрби корылмалары янында 3 зур шартлау һәм атышлар булган.
XS
SM
MD
LG