Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев төбәк парламентларында депутатлар санын чикләү канунын имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев төбәк парламентларындагы депутатлар санын төбәктәге халык санына карап чикләүче яңа канунны имзалады.

Бу канун нигезендә, сайлаучылары ярты миллионнан азрак булган төбәк парламентында 15-50 депутат, 2 миллионнан артык сайлаучы булган төбәк парламентында 45-110 депутат була ала.

Яңа канун киләсе елның августында гамәлгә керәчәк.

Хәзер Татарстан Дәүләт Шурасында 100, Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайда 120 депутат бар.
XS
SM
MD
LG