Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан да башкорт корылтаена әзерләнә


Сулдан уңга: Азамат Галин, Ринат Закиров, Фирдәвес Бәширова
Сулдан уңга: Азамат Галин, Ринат Закиров, Фирдәвес Бәширова

Татарстан да 2010 елның 11-12 июнендә узачак бөтендөнья башкорт корылтаена әзерләнә башлады. Башкортстан хакимиятеннән Татарстан җитәкчелегенә корылтайга делегатлар сайларга ярдәм итүне сорап хат килгән. Шимбә көнне татар конгрессы рәисе Ринат Закиров башкорт корылтае җитәкчесе Азамат Галинны кабул итте.

3 апрельдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан башкортларының корылтае узды. Анда республика район һәм шә һәрләреннән 90 делегат катнашты. Җыенда башкорт милли-мәдәни мохтарияте эшенә йомгак ясалды һәм корылтайга алты делегат сайланды. Казанның Яңа Савин районы башлыгы, башкорт егете Тимур Алибаев исә корылтайга кунак булып барачак.

Башкортларга Татарстан да, Башкортстан да булыша

Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров белдерүенчә, Казанда үткән башкорт корылтаена делегатларны район хакимиятләре оештырып җибәргән. Аларга Ассамблея башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин имзасы астында “районда эшләүче башкорт оешмалары вәкилләрен корылтайга җибәрегез”, дигән хат юлланган.

“Чаллыда башкорт мәктәбе эшләп килә. Соңгы елларда башкортча укучы балалар кимегән. Әти-әниләр балаларын башкорт теленә өйрәтсен өчен, делегатлар алар белән максатчан эш алып барырга кирәк дигән карарга килде. Башкортларның хәл ителмәгән төп мәсьәләсе – Татарстан хөкүмәте ярдәмендә ачылган башкорт мәктәбен саклап калу.

Мәктәпкә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов автобус та бүләк итте. Гомумән, мәктәп өчен ике як хөкүмәте дә барысын да эшләде, бары тик балаларны җыю сүлпән бара”, ди Николай Владимиров.

Татарстан башкортлары әүземме?

Бүген башкортлар Татарстанның 22 районында яши. Чаллыда җиде мең, Түбән Камада меңгә якын башкорт көн күрә. Аларның иң нәтиҗәле эшләүче оешмасы Саба районында. 2002 елда булып узган халык санын алу вакытында Татарстанда барлыгы 14900 башкорт исәпләнә.

“Оешмаларның эшчәнлеге җитәкчеләргә бәйле. Саба районы башкортларын Ташкенттан күчеп кайткан кеше җитәкли. Биш ел эчендә анда башкорт апасы радио да оештырып җибәрде, башка эшләрне дә җайга салды”, ди Владимиров.

Татарстан башкортлары милли-мәдәни мохтариятен 12 ел Фирдәвес Бәширова җитәкли. Аның сүзләренчә, корылтайда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Саба активистлары катнашачак. 3 апрельдә үткән корылтайда да Фирдәвес Бәширова Татарстан башкортлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе итеп калдырылды.

Башкорт корылтае рәисе татар конгрессында


Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Румил Азнабаев белән дустанә мөнәсәбәттә булды, Татарстанда һәм Башкортстанда еш кына очрашып торды. Уртак планнар төзелгән иде, әмма узган ел ахырында Румил Азнабаев Казаннан очрашудан кайткач, эшеннән азат ителеп, рәис урынбасары итеп калдырылды.

Аның урынына 31 яшьлек хөкүмәт чиновнигы Азамат Галин сайланды. Яңа рәис хәзер корылтайга әзерлек белән шөгыльләнә, җанисәпкә хәстәрлек һәм башкорт милләте санын ишәйтү киң җәелдерелгән.

Шимбә көнне татар конгрессы рәисе Бөтендөнья башкорт корылтае җитәкчесе Азамат Галинны кабул итте. Очрашуда Ринат Закиров корылтайның яңа җитәкчесен абруйлы урынга сайлануы белән котлап, ике тугандаш халык арасындагы дуслык җепләрен ныгытуга ышанычын белдерде.

“Читтәге татар-башкорт оешмалары бергәләшеп эшлиләр икән, бүлгәләнеп тору бернинди кысаларга да сыймый. Татарстан белән Башкортстан – ике халыкның дәүләтчелеге. Ике халыкның, ике республиканың бер юнәлештә хәрәкәт итүен тәэмин итү – безнең бурычыбыз”, ди Закиров.

Сөйләшү барышында татар конгрессы һәм башкорт корылтаеның 2010 елга кабул ителгән уртак планнарының үтәлеше, алга куелган эшләрне җанландыру мәсьәләсе тикшерелгән. Киләчәктә дә ике республика җәмәгатьчелеге, зыялылары арасындагы хезмәттәшлекне активлаштыру, дәвам иттерүгә басым ясалган. Шулай ук рәисләр Изге Болгар җиренә сәяхәт, Татарстан делегациясенең Башкортостан районнарына сәфәрен оештыру мәсьәләләренә дә тукталганнар. Әмма якынлашыпкилүче халык санын алу турында сүз булмаган.
XS
SM
MD
LG