Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тотык итеп алынган кыз бала коткарылды


Башкортстанда милиция тотык итеп алынган 10 яшьлек кызны махсус чара үткәреп коткарды.

Республика эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте тотык алучының бу бала өчен 15 миллион сум таләп иткәнлеген белдерде.

Тотык алучы Туймазы районында яшәүче бер кешегә 1 апрельдә кичке унынчы яртыда шалтыратып аның кызын тотык итеп алганлыгын белдергән һәм акча таләп иткән.

3 апрель иртәсендә милиция тотык алучыны Уфадагы бер фатирда кулга алып, кыз баланы коткарган.
XS
SM
MD
LG