Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:28

Пакстанда Талибан АКШ консуллыгына һөҗүм итте


Пакстанның Пешавар шәһәрендә 2 машинада каты коралланган сугышчылар АКШ консуллыгын яулап алырга маташты. Бәрелеш нәтиҗәсендә 6 кеше, шул исәптән һөҗүм итүчеләрнең икесе һәлак булды.

Пакстандагы Талибан вәкиле Азам Тарик билгесез урыннан телефон аша Франс Пресс агентлыгына бу һөҗүмнең Пакстандагы сугышчыларга читтән идарә ителә торган очкычтан һөҗүмнәр өчен үч алу булганлыгын белдергән.

Ул американнарны "дошман" дип атаган һәм яңа һөҗүмнәр булачагын әйткән.

Төбәк хакимияте хәзер анда вәзгыятьнең контрольдә булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG