Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: Венесуэлага корал сату $5 миллардтан артырга мөмкин


Русия хәбәр агентлыклары премьер-министр Владимир Путинның Венесуэлага корал сату күләме 5 миллиард доллардан артып китәргә мөмкин дигән сүзләрен китерә.

Путин узган җомгада Каракаста Венесуэла президенты Уго Чавес белән очрашты.

Җомга көнне Русия Венесуэлага корал алу өчен бурычка 2,2 миллиард доллар бирүен игълан итте.

Вашингтон Русиянең Венесуэлага корал сатуына борчылу белдереп килә.
XS
SM
MD
LG