Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушта шартлау: терактлар кемгә файдага?


Дүшәмбе иртәнге ике шартлаудан соң, Ингуш республикасының барлык хокук саклау оешмалары эш режимын көчәйтте. Республиканың Карабулак шәһәрендәге бер-бер артлы шартлауда ике милиция үлде, берничәсе яраланды. Күпләр бу узган атнадагы терактларның дәвамы буларак кабул итә. Әмма кайбер белгечләр моның белән килешми.

Ингуштагы Карабулак шәһәрендәге шартлауларның икесе дә эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә каршы юнәлтелгән иде. Иртәнге 8.15тә идарә бинасы каршына килеп баскан бер кеше кизү торучы яшь милиционерларга шикле күренә. Алар аның документларын тикшермәкче була, шул вакытта интихарчы үз-үзен шартлата. Ике милиция вәкиле үлә, тагын икесе яралана.

Шуннан бер сәгать чамасы узганнан соң, шул ук милиция бүлеге бинасы янында икенче шартлау яңгырый. Шартлаткыч бина янында торган ВАЗ-2112 машинасына куелган була.

Белгечләр фикеренчә, икенче шартлау беренчесеннән соң әлеге урынга күп кенә милиционерлар җыелыр дип күзаллап башкарыла. Чыннан да тикшерү төркеме беренче шартлау булган урынны карарга инде килгән була һәм анда җирле прокуратура хезмәткәре, ике милиционер һәм эчке эшләр идарәсендә оператив кизү торучының ярдәмчесе яралана.

РБК хәбәр итүенчә, Карабулак эчке эшләр идарәсе бинасы янында тагын берничә шартлаткыч табылган.

Мәскәү белән Кавказдагы шартлаулар бәйле булмаска мөмкин

Күпләр әлеге шартлауны узган атнада Мәскәү һәм Кизләрдәге терактларның дәвамы буларак кабул итте. Кавказ проблемалары белгече Тимур Музаев Мәскәүдәге шартлаулар Кавказныкы белән бәйле булмаска да мөмкин дигән фикердә тора.

“Бер-бер артлы террор гамәлләре дәвам итүе һәм шул ук вакытта сугышчыларның бернинди таләп куймавы, бәлки бу бөтенләй башка тарафтан эшләнәдер дигән фикер уята. Миңа калса бу террор мәйданы Төньяк Кавказ белән генә чикләнми, әлеге акция ничек тә булса Мәскәү һәм Кремльдә сәяси хәлне үзгәртүне исәптә тота”, ди ул.

Музаев фикеренчә, Мәскәү һәм Кавказдагы шартлаулар бер-берсеннән үзгә хәлләр.

“Һәм аларны оештыру да алар артында төрле көчләр торуын күрсәтә”, ди Кавказ белгече.

Федераль үзәкнең катнашлыгы

Әмма “Сәяси аналитика” тикшеренү үзәге президенты Михаил Тульский әлеге терактларга федераль үзәкнең катнашлыгы барлыгы хәзер бик үк ышандырмый дигән фикердә.

“Кремльнең моны ничектер үз файдасына куллануын сизмим. Андый чалымнар юк. Мондый сәяси файданы алар 1999-нчы елны, шулай ук террорчылар белән көрәш нисбәтендә губернаторлар һәм бер мандатлы сайлау тәртибен үзгәртү һәм шөрепләрне тагын да катырак кысу өчен 2004-нче елны кулланды. Әмма хәзер бу күренми”, ди ул.

Карабулактагы хәлләрдән соң мәгълүмат чаралары Владикавказда шартлау куркынычы туу сәбәпле, ике базардан халыкның чыгарылуын әйтте. Базар җитәкчелеге шәһәрнең эчке эшләр идарәсенә шалтыратып сумка белән шикле ир кеше йөрүе турында хәбәр итә. Нәкъ шуннан соң сатучылар һәм сатып алучылар базардан чыгарыла. Соңрак тикшерү уздырганнан соң, бу хәбәр дөреслеккә туры килмәве ачыклана.
XS
SM
MD
LG