Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Татарстанда Пасхага багышланган дини һәм милли чаралар быел үзенчәлекле итеп оештырылды. Бер төркем казаннар иң зур күмәч пешерсә, Чаллы керәшеннәре Пасха - Олы көн бәйрәмендә “керәшен боулингы” ярышын уздырды.

Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов беренче тапкыр правослауларны Пасха бәйрәме белән котлады. Шулай ук, Казанда Имәнлек урамында яшәүче кешеләр быелгы бәйрәмгә башкаладагы иң зур Пасха күмәчен пешерде. Ул 1 метр биеклектә, 120 килограмм авырлыкта булды.

Керәшен боулингы

Чаллы керәшен оешмасы активистлары быел Пасха бәйрәменә багышлап махсус кичә оештырды. Шулай итеп, беренче тапкыр Чаллыда Олы көн уеннары узды. Анда дини йолаларга түгел, күбрәк керәшеннәрнең гореф-гадәтләренә өстенлек бирелде, дип хәбәр итте “Азатлык”ка Чаллы керәшен оешмасы рәисе Виталий Агапов.

Mәсәлән, бу чарада Олы көн күкәе бәйгесе үткән. Бәйгедә йомыркага иң матур, иң мәгънәле бизәкләр төшерүче кеше сайлап алынган.

Шулай ук, анда “керәшен боулингы” ярышы уздырылган. Керәшен яшьләре йомырка тәгәрәтү кебек борынгы уенга менә шундый заманча исем биргән. Анда 16 кеше катнашкан. Иң оста күкәй тәгәрәтүче итеп Зәйдән Людмила Кузьмина табылган. Җиңүчегә 8 күкәй салынган кәрзин һәм акчалата бүләк бирелгән.

Олы көн күренешләре

Чаллы керәшен җәмгыяте рәисе Виталий Агаповның әйтүенә караганда, бәйрәмдә җанисәп кебек сәяси һәм фәлсәфи темаларга сөйләшү булмаса да, керәшеннәрнең үзенчәлекле якларына игътибар бирелгән. Аерым алганда Олы көннең мәгънәсе, аны бәйрәм итү традицияләре күрсәтелгән.

“Олы көннең ничек үтүен, капка шакып йөрүләрен искә төшерделәр. Һәрбер өйгә аягы җиңел булган баланы чакырырга тырышалар. Әгәр ул кермәсә, тавыгы булмый, чебеше кырылып бетә, казлары югала дигән ырым бар. Бала чакта мине дә чакыралар иде. Төн уртасыннан йөртә башлыйлар. Килеп кергәч, “Христос терелеп торган” дип әйтәләр, аңа “Чыннан да, терелеп торган” дип җавап бирәләр.

Аннары, беренче кергән баланы мендәр өстенә утырталар, ике кулына ике күкәй тоттыралар. Игеннәр уңсын, кош-корт үссен кебек теләкләр теләнә. Бу черләтү дип атала. Менә шундый әйберләрне дә безнең чарада күрсәттеләр,” диде Виталий Агапов.

Олы көн бәйрәмен оештыру эшләрендә яңа төзелгән Чаллы керәшен яшьләре җәмгыяте дә актив катнашты. Концерттан соң алар өчен этномәдәни дискотека да оештырылды.

Олы көн бәйрәмен быел беренче тапкыр Түбән Кама шәһәре керәшен җәмгыяте дә оештырды. Анда да күкәй тәгәрәтү уены, “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбле катнашында концерт узды. "Шәһәрнең халык иҗаты йортына халык сыймады", ди бәйрәмдә катнашучылар.

Татарстан керәшеннәренең төп үзәге булган республика керәшен иҗтимагый оешмасы исә 11 апрельдә Казанда бәйрәм концерты оештыра. Анда керәшеннәрнең барлык күренекле сәнгать әһелләре катнашыр дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG