Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Казанда Замбия студентының мәете табылды


Казанда октябрь аенда югалган Замбия студентының мәете шәһәр үзәгендә Казансу бозында табылды.

Мәетне балыкчы тапкан. Милиция мәетнең кесәсендә Замбия ватандашы Мате Лансе исемендәге документлар, мең сум акча һәм кредит карталары тапкан.

Тикшерүчеләр мәетнең тәнендә көч куллану билгеләре күрмәгән.

Казан энергетика университетында укыган 20 яшьлек Лансе узган елның октябрендә югалды. Ул үтерелгән дип фаразланып җинаять эше ачылган иде.

XS
SM
MD
LG