Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Русия АКШ белән атом килешүеннән чыга ала


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең тиздән АКШ һәм Русия президентлары имзалаячак атом килешүенннән АКШның Европада ракета калканы төзүе сәбәпле чыгу хокукы булачак дип белдерде.

Мәскәү белән Вашингтон арасында Стратегик коралларны киметү килешүе бу атнакичтә Прагада имзаланыр дип көтелә.

Әлеге килешү нигезендә ике як та үзләренең атом чукмарлары санын 1550-гә калдырырга тиеш.

Лавров Русия АКШның Европада ракета калканы төзү планнарына карап эш итәчәк диде.
XS
SM
MD
LG