Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

Шәймиевнең “протокол”га кермәгән сурәтләре


"Минтимер Шәймиев һәм Татарстан" китабы

"Минтимер Шәймиев һәм Татарстан" китабы

Яңа чыккан “Миңтимер Шәймиев һәм Татарстан” китабында республиканың беренче президентының гайре рәсми хәлдә төшкән фоторәсемнәре күпчелекне тәшкил итә. Ул Шәймиевне һәм аның президентлык чорын яңача күзалларга ярдәм итә.

Газетлар "Шәймиев Татарстансыз, Татарстан - Шәймиевсез ничек яшәр", дип гоманлаганда, күптән түгел Татарстанның беренче президенты турында китап чыкты. Ул “Миңтимер Шәймиев һәм Татарстан” дип атала.

25 марттан республика яңа президент җитәкчелегендә яши башлады. Шәймиевнең президентлык чоры тарихта калды. Хәзер инде беренче президентның рәсми булмаган йөзен дә ешрак күрергә мөмкин булачак.

Моңа кадәр матбугат чараларында Миңтимер Шәймиев рәсми кеше буларак кына чагыла иде. Китапка аның шәхси һәм республика тормышын сурәтләгән фоторәсемнәре тупланган, матбугатта, халык алдында ясаган чыгышларыннан, аның турында элегрәк чыккан китаплардан өзекләр китерелгән.

Кайбер фоторәсемнәр рәсми чараларда төшерелгән булса да, моңа кадәр аларның рәсми хроникага эләккәне булмаган.

Китап “Логос” нәшрият йортында “ТАИФ” компанияләр төркеме белән берлектә чыгарылган. Ул зур форматлы, бүләк рәвешендә эшләнгән. Аны 25 мартта Рөстәм Миңнехановның президентлыкка ант бирү тантанасыннан соң “Корстон” кунакханәсендә кабул итү мәҗлесендә катнашкан кешеләргә тараттылар.

Китапта күп урынны Михаил Козловскийның фоторәсемнәре алып тора. Михаил Козловский – 20 ел дәвамында президент хакимиятенең рәсми фотографы булды. Ул бу китапның төп авторы да. Миңтимер Шәймиевнең төрле еллардагы чыгышларыннан өзекләрне Юлия Андреева туплаган.

“Тарихның кискен борылышлары, озак еллар дәвамында сынаулар аша үтү президент шәхесенең потенциалын бөтен яклап та ачарга мөмкинлек бирде. Татарстан кешеләре бу игелекле, ачык һәм үтә дә тыйнак кешенең үзе һәм казанышлары белән мактанмаячагын яхшы белә. Шулай да, үткән юл турында дөреслекне беренче булып юл салучыдан башка тагын кем сөйли ала? Шушы максатны күздә тотып, без Татарстан юлбашчысы халык алдында ясаган чыгышларының бай архивына мөрәҗәгать иттек”, дип яза кереш сүздә авторлар.

“Миңтимер Шәймиев һәм Татарстан” китабы - беренче президентның республика җитәкчесе буларак чорына йомгаклау сүзе. Рөстәм Миңнехановның президентлыкка ант бирү тантанасында да Шәймиевнең эшчәнлегенә йомгаклау сүзләре әйтүчеләр булды.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин болай дигән иде: “20 ел дәвамында без Татарстанны алга алып бардык. Яңа биеклекләргә күтәрдек. Утларын да, суларын да кичтек. Декларация белән Конституциябезне кабул иттек. Референдум уздырдык, федераль хакимият белән Шартнамәләр төзедек. Дефолтын да, дөнья кризисын да үз җилкәбездә татыдык. Дөнья безне чыныктырды, дөнья безне таныды, дөнья безнең белән санлаша башлады. Боларның барысы өчен дә без Миңтимер Шәрип улына бурычлыбыз.Ул безне дәүләтле булырга өйрәтте, ватанпәрвәр булырга, татарпәрвәр булырга, татар булырга өйрәтте. Халкыбыз аңа мәңге рәхмәтле булыр”, диде ул.

Китап 8 бүлектән тора. “Юл башы” дигән бүлек белән башланып китә. Анда Шәймиев әти-әнисе, фамилиясенең килеп чыгышы белән таныштыра. Аннан соң “Гаилә традицияләре”, “Туган җирем кешеләре”, “Мәдәният баскычлары”, “Зур сәясәт”, “Икътисад һәм инновацияләр”, “Цивилизацияләр диалогы”, “Спорт – зур дөнья” дигән бүлекләр килә. Иң зур бүлек – спорт турындагысы.

Аларда Шәймиевнең халык һәм милли горурлык, милли идея, сүз иреге, капитализмга күчү, җир һәм базар мөнәсәбәтләре, тарих сабаклары, Бөек Җиңү, Казанның меңъеллыгы, гаилә һәм балалар, хатын-кыз, мәхәббәт, метро, спорт, Универсиада һәм башкалар турында әйткән сүзләре китерелә.

Китапны теләгән һәркем табып укый алмый. Затлы итеп басылган бу китап сатуда булмаячак. Аның тиражы нибары мең данә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG