Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:51

Казанда “кара” риэлторлар төркеменә карата кузгатылган җинаять эше республиканың югары мәхкәмәсенә тапшырылды. Төркемгә керүче 8 гаепләнүче ятим Илшат Базгутдиновны үтереп, аның фатирын үзләштерүдә гаепләнә.

Берничә ел элек казаннар яңа фатир алырга дип чиратлар торса, кредит алырга рөхсәт көтсә, хәзер ихтыяҗ сүрелде. Башкаланың һәр районында диярлек музей-тыюлыкны хәтерләткән зур-зур микрорайоннар бар. Мәһабәт йортлар төзелеп куелган, әмма анда яшәүче юк. Бу йортлар яныннан узучы да юк. Казанның торак тармагында туган бу хәлләрне белгечләр бәяләрнең төшмәве белән аңлата.

Аның каравы, фатирлар сатылмаса да, республика җитәкчелеге әлеге торакны тиешле күләмдә төзелмәвенә борчыла. Президент Рөстәм Миңнеханов та Татарстанда 2010 елның беренче кварталында төзелеш эшләренең өчтән бер өлешкә азрак башкарылуыннан канәгать түгел. Ел башында 463 мең квадрат метр торак төзелгән, бу барлык күләмнең 23%ы гына икән.

Фатир бәрабәренә кеше гомере

Казанда торакны алучылар булмаса да, сатучылар күп. Гадәттә бу эшләр риэлторлар аша башкарыла. Шунлыктан сату-алу эшләре белән шөгыльләнүче ширкәтләр дә күбәйде. Кайберләре намуслы эшли. Әмма араларында сатучыны алдау өчен эшләнгән өч көнлекләре дә бар.

Бу көннәрдә Казанда “кара” риэлторлар төркеменә карата кузгатылган җинаять эше республиканың югары мәхкәмәсенә тапшырылды. Төркемгә керүче 8 гаепләнүче кеше үтереп, аның фатирын үзләштерүдә гаепләнә.

Татарстан прокуратурасы вәкиле Эдуард Абдуллин сүзләренчә, гаепләнүчеләр белән Муса кушаматлы “Соцгород” җинаять төркеме башлыгы Муса Хәйретдинов җитәкләгән. Моннан тыш төркемгә кеше үтерүдә гаепләнгән Айдар Давыдов, Вадим Крупнов, Мансур Зиннуров, җинаять кылырга ярдәм иткән Сергей Силантьев, риэлтор Наил Янгелдин, хосусый нотариус Виктор Атяпин һәм Татарстандагы мигрантлар хезмәте федераль идарәсенең Авиатөзелеш районы бүлегенең элекке җитәкчесе Илшат Мифтахов кергән.

Тикшерү эшләре күрсәткәнчә, бу төркем 28 яшьлек Илшат Базгутдиновны үтергән. Татарстан хөкүмәте 2008 елның март аеннан аңа ятим булганлыктан Чапаев урамында урнашкан бер бүлмәле фатир бүләк иткән. Бу хәлләрдән соң берничә ай узгач егет юкка чыга. Соңрак аның мәетен Авиатөзелеш районының бер күлендә табалар.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, 2008 елның 27 октябрендә Давыдов, Крупнов, Зиннуров, Силантьев Базгутдиновны Северный бистәсенә алып барып буып үтерә һәм мәетен күлгә ташлый. Хуҗасыз калган фатирны исә алар, ялган документлар әзерләп 1,5 миллионга сатмакчы булган. Бу документларны хосусый нотариус Виктор Атяпин һәм Татарстандагы мигрантлар хезмәте федераль идарәсенең Авиатөзелеш районы бүлегенең элекке җитәкчесе Илшат Мифтахов ясарга ярдәм иткән. Әмма ЖЭУ хезмәткәрләре документларның чын булуына шикләнеп, бу турыда милиция хезмәткәрләренә әйткән. Әлеге төркемгә кергән 8 гаепләнүче республиканың югары мәхкәмәсе хөкемен көтә. Алар арасыннан бары тик Давыдов белән Силантьев кына үз гаебен таный.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда “кара” риэлторлар 2002 елда ук оеша башлаган. Аларның төп корбаннары – ялгыз яшәүчеләр, гарип яки спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар. Гадәттә “кара” риэлторлар мондый кешеләрне алдалап йөртеп, вакытлыча яшәп торырга дип авылларга алып бара. Анда эчүгә сабыштырып, яисә куркыта торган булганнар. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу рәвешле дистәгә якын кеше үтерелгән.

Прокуратура вәкилләре сүзләренчә, яңа хөкемгә тартылган төркем хисабында да Базгутдиновның үлеме генә тормаска мөмкин.

XS
SM
MD
LG