Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция үзгәрерме?


Казандагы хокук яклау оешмалары, төрле фирка вәкилләре һәм журналистлар эчке эшләр министрлыгында булачак үзгәрешләр турында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрде. Алар илкүләм сәяси система шул килеш калган очракта әллә ни үзгәрешләр көтелмәс дигән карашта.


“Новая газета”ның Казандагы хәбәрчесе Борис Бронштейн фикеренчә, милиция бүген хакимияттәгеләрнең иминлеген саклау вазифасын гына башкара.

“Зур түрә шәһәр буйлап барган вакытта милиция аңа юл ача. Гадәттә алар юл кисешендә торалар. Теге яктан да, бу яктан бик күп машина җыела. Түрә узып китүгә үк, милиция дә юкка чыга. Әгәр идарә ителми торган юл чаты булса ике яктан да зур-зур бөкеләр барлыкка килә. Әмма милициянең анда төшкән эше юк. Алар үз эшләре беткән дип саный”, ди Бронштейн.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар
Моның Казан өчен гадәти хәл икәнлеген аңлап түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашканнар баш кагып утырды. Күпләр реформа үткәреп кенә милициядә әллә ни зур үзгәрешләр булачагына шик белдерә. Халык мәнфәгатьләре кайгыртыла башласын өчен иң башта илдәге сәяси системаны үзгәртергә кирәк дигән фикердә алар.

Милиция тирәсендә булачак үзгәрешләр турында ачыктан-ачык сөйләшер өчен бу чарага Русиянең Татарстандагы тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Карузин һәм Татарстан Дәүләт шурасында канунилык һәм тәртип комитеты әгъзасы Әсфән Галәүвеф, Татарстан прокуратурасы вәкилләре дә чакырылган.

Казан хокук яклау оешмасы матбугат хезмәте башлыгы Булат Мухамеджанов әйтүенчә, рәсмиләр килергә тиеш булган. Алар карган оешмалардан “әйтелде, булачаклар” дигәннәр. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар аларның бу чарага килмәвен җәмәгатьчелек фикерен кирәксенмәү буларак бәяләде.

Татарстанда кеше хокуклары вәкиле идарәсе хезмәткәре Василий Клюков сүзләренчә, хокук сагындагыларның битарафлыгына ризасызлык белдереп аларга халык арасыннан шикаять язучылар саны да артканнан арта бара. 2007 елда 86 кеше мөрәҗәгать иткән булса, узган ел шикаять язучылар саны 162 кешегә җиткән.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашкан ТИСБИ идарә академиясе ректоры Нэлла Прусс милициядәге үзгәрешләрне тармакның үз эчендә генә түгел, ә милиция хезмәткәре әзерләүче уку йортларыннан үк башларга кирәк дигән карашта. Аның фикеренчә, булачак милиционерларда иң беренче чиратта кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләргә кирәк.

АГОРА ассоциациясе рәисе Павел Чиков әйтүенчә, Русиянең 20ләп төбәгендә милиция реформасына мөнәсәбәттә җәмәгать
Павел Чиков
тыңлаулары уза. Хокук яклаучылар бу очрашу вакытында үзләре язган өлгене дә тәкъдим итәләр. Аның турында да фикерләшәләр. Чуашстанда, Татарстаннан аермалы буларак, милициядәге хәлне яхшырту турында фикерләшүгә хокук саклау вәкилләре дә килгән булган.

Хөкүмәттән тыш хокук яклау оешмаларның вәкилләре кергән эшче төркем әзерләгән проект Русия президентына тапшырылган инде. Президент каршындагы гражданнар җәмгыяте һәм кеше хокуклары институтын үстерү шурасы рәисе Элла Памфилова 30 март көнне Медведев белән очрашканда проектны тапшырган. Ул “Русиядә эчке эшләр министрлыгын үзгәртү концепциясе” дип атала.

Җәмәгать тыңлаулары вакытында әйтелгән тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак. Алар Русия Җәмәгать пулатына тапшырылачак.

Узган елның декабрендә Русия президенты Медведев эчке эшләр оешмаларының эшчәнлеген яхшырту чаралары турында фәрманын имзалады. МВД башлыгына 3 ай эчендә үзгәрешләр концепциясен әзерләргә кушылды. Милиция канунының өлгесе дә 5 апрельдә әзер булырга тиеш иде. Әлегә аның турында хәбәр юк.

Хокук яклаучылар әзерләгән документ милиция тармагы ничек булырга тиешлеге турында. Анда милиция белән җәмәгатьчелек хезмәттәшлегенә зур игътибар бирелә.
XS
SM
MD
LG