Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:06

АКШ президенты Барак Обама үзенең яңа атом иминлеге стратегиясен игълан итәргә җыена. Анда Кушма Штатлар атом коралын куллана ала торган вәзгыятьләр исемлеген кыскарту күздә тотыла.

Шул ук вакытта АКШ рәсмиләре әйтүенчә, Вашингтон үзенең беректәшләрен яклау өчен атом коралы куллану мөмкинлеген саклап калырга тели.

Бу стратегия елларча Пентагон белән сөйләшүләр һәм беректәш илләр белән киңәшләшүләр нигезендә әзерләнде.

Бу шулай ук Вашингтонның атом сәясәтен 2001 елдан соң беренче мәртәбә, Салкын Сугыш тәмамланганнан соң өченче мәртәбә үзгәртүе.

Анда АКШның ил мәнфәгатьләрен яклап атом коралы белән юк ителергә мөмкин һәдәфләр дә киметелер дип көтелә.

АКШ президенты Барак Обама дүшәмбе көнне “The New York Times”газетында басылган интервьюда атом коралына ия булмаган, атом технологияләрен таратмау килешүен үтәүче илләр Кушма Штатларга каршы хәтта биологик яки химик корал кулланган очракта да Вашингтон аларга каршы атом коралы кулланмаячак”, - диде.

Обама Вашингтонның мондый куркынычларга иске һәм заманча гадәти кораллар белән каршы торачагын белдерде.

Шул ук вакытта ул Иран яки Төньяк Корея кебек атом технологияләрен таратмау килешүен үтәмәүче илләрнең чыгарма булачагын да әйтте.

АКШ президенты Иран атом коралына ия булу юлыннан бара дип исәпли.

Элегрәк Обама атом коралы булмаган дөнья төзүгә таба барырга вәгъдә иткән иде.

8 апрельдә Обама Прагада Русия президенты Дмитрий Медведев белән атом коралларын киметү килешүен имзалар дип көтелә.

Апрель уртасында исә Обама атом иминлегенә багышланган саммитны җитәкләячәк. Май уртасына Атом технологияләрен таратмау килешүен күздән кичерү конференциясе билгеләнгән.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең тиздән АКШ һәм Русия президентлары имзалаячак атом килешүенннән АКШның Европада ракета калканы төзүе сәбәпле чыгу хокукы булачак дип белдерде.

Мәскәү белән Вашингтон арасында Стратегик коралларны киметү килешүе бу атнакичтә Прагада имзаланыр дип көтелә.

Әлеге килешү нигезендә ике як та үзләренең атом чукмарлары санын 1550-гә калдырырга тиеш.

Лавров Русия АКШның Европада ракета калканы төзү планнарына карап эш итәчәк диде.

Сергей Лавров
"Әгәр дә бу планнарны тормышка ашыру стратегик ракедана саклану корылмасы булдыру дәрәҗәсенә чыкса, һәм әгәр дә безнең хәрбиләр аны Русиянең стратегик атом көчләре өчен куркынычлы дип бәяләсә, без ул килешүдән чыгу турындагы матдәне куллану хокукына ия булачакбыз”, диде Лавров.

XS
SM
MD
LG