Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:23

Тиздән Русиядә массакүләм мәгълүмат чараларында террорчыларның белдерүләрен бирүне тыярга мөмкиннәр. Шундый канун өлгесе бу көннәрдә Дәүләт Думасына кертелде. Белгечләр исә моны совет заманына кире кайту дип саный.

Әлеге тәкъдим белән чыккан “Бердәм Русия” фиркасе депутаты Роберт Шлегель өре басмалар һәм мәгълүмат агентлыклары террорчы Доку Умаровка үз белдерүләрен ясар өчен мөнбәр булырга тиеш түгел дип саный.

Аның сүзләренчә, илдәге тотрыклылык өчен хакимият кенә түгел, ә массакүләм мәгълүмат чаралары да җаваплы. Шуңа ул террорчыларның әйткән сүзләрен матбугатка бирү киеренке хәлне тагын да катлауландыра һәм бу бөтен илне куркуда тотарга теләгән террорчыларга теләктәшлек белдерү булып тора дигән фикердә.

Доку Умаровның мөрәҗәгатен чыгару өчен Googleның Youtubeка урын бирүе дә, аныңча, бернинди кысаларга сыймый.

“Димәк Google террорчыларны яклый булып чыга? Ул чакта иминлек хезмәтләренә аның Русиядәге эшчәнлеге белән кызыксынырга кирәк, чөнки Русия Google бу ил карамагында. Әгәр ул террорчыларга теләктәшлек белдерми икән, димәк йөз-меңләп кеше караган мөрәҗәгатьне алып атарга кирәк”, ди Шлегель.

Террорчыларга теләктәшлек

Әйтергә кирәк, аның гаепләүләре бердән-бер түгел. Федерация шурасы спикеры Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов шулай ук берничә Русия массакүләм мәгълүмат чараларын террорчыларга читләтеп ярдәм итүдә гаепләде.

Президент Дмитрий Медведев белән киңәшмә вакытында Миронов кайбер матбагалар халыкны хокук саклау оешмаларының уңышсыз эшләвендә ышандырырга тырышып, террорчылар “тегермәненә су коя”, диде.

Грызлов исә “Ведомости” газетасындагы “Кавказ өчен уч алу” һәм “Московский комсомолец”тагы “Бәдрәфтән баш калкытучылар” дигән язмаларга дәгъваларын белдерде. Аның фикеренчә, бу язмалар Умаровның белдерүләре белән идеологик яктан бәйләнгән дип әйтергә була.

“Ведомости” баш мөхәррире Татьяна Лысова Грызловның шикләрен уйдырма дип әйтте. “Анда бердән-бер бәйле әйбер ул – Мәскәү метросындагы теракт. Кызганыч моны аңлар өчен Грызловның акылы җитмәгән, аның каравы ул төрле уйдырмаларга бай”, ди Лысова “Naviny.by”га.

Инде кисәтү дә бар


Әлеге газеталар телгә генә алынса, “Аргументы недели” онлайн басмасына инде Русия коммуникацияләр күзәтүе оешмасы экстремистик эшчәнлек таратмау турында кисәтү дә ясаган. “Яңалыклар” агентлыгы хәбәр итүенчә, моңа “Шок! Доку Умаров яный: Русиядә терактлар дәвам итәчәк” дигән язма һәм шуңа өстәп чечен сугышчылары башлыгының белдерүен бирү сәбәп булган.

Русия коммуникацияләр күзәтүе оешмасы хәбәрендә әйтелгәнчә, редакция Умаровның террорчылыкны аклаган видеомөрәҗәгатен биреп “Экстремистик эшчәнлекка каршы тору турында”гы федераль канунны бозган һәм массакүләм мәгълүмат чарасын экстремистик эшчәнлек өчен кулланган.

Белгечләр фикеренчә, Русиянең мондый кисәтүләр ясавы һәм террорчыларның белдерүен массакүләм мәгълүмат чараларында бирдертмәү канунын кертергә теләве советлар заманына кайтуны хәтерләтә.

Хәбәрдарлыкны яклау фонды президенты Алексей Симонов сүзләренчә бу тәкъдим артык кына түгел, ә зарарлы да.

“Тыю бернәрсәгә дә китермәячәк. Мисал өчен сезгә Әхмәт Загуев дигән кешенең белдерү килеп җитә, ди. Һәм беренче чиратта милициядән аның турында мәгълүмат эзләргә тотынасыз, аның федераль эзләүдә булмавы белән кызыксынасыз. Ул вакытка инде мәгълүмат искерә”, ди ул.

Симонов моны халыкны совет заманына кайтарырга теләгән мәгънәсез тырышлык дип саный. Чөнки ул вакытта да бит барысы да диярлек яшерелгән. Шулай ук фонд җитәкчесе террорчылар дип белдерү дә бәхәсле булуын әйтә.

“Аларның катнашу-катнашмавын кем билгели: махсус хезмәтләрме? Ни өчен махсус хезмәтләр генә белергә тиешле аны? Ни өчен җәмәгатьчелекнең әлеге терактларны кылу сәбәпләрен белергә хокукы булмаска тиеш?”, ди ул.

Тыю белән генә чик куеп булмый


Ә Федерация шурасының мәгълүмат сәясәте комиссиясе рәисе Людмила Нарусова хәзерге террорга каршы канун инде журналист эшчәнлеген үз эченә ала дип белдерә. Шулай ук ул “Эхо Москвы”га хәзерге вакытта Михаил Федотов тарафыннан әзерләнгән массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы канунга үзгәрешләр кертү эше баруын да әйтә.

Нарусова фикеренчә, террорчылар белдерүләрен массакүләм мәгълүмат чараларында бирүне тыю тәкъдименә Грызловның чыгышы сәбәп булгандыр. Ләкин ул: “Террорчылык – куркыныч дошман һәм бары тыю нәтиҗәсендә генә бу куркынычны бетереп була дип уйлау дөреслеккә туры килми”, ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG