Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын милли кыйбла эзләү


Дөнья илләрен икътисади кризис чорнап алганда, татар милләтен рухи кризис кимерә. Бүген милли идеологиянең зәгыйфьлеге, милләтнең уртак фикере, бердәм юлы булмау татар җәмгыятендә төшенкелек чире китереп чыгарды. Татар милләтенә төшенкелекне җиңү өчен нишләргә кирәк?

Татар яшьләренең “Фикер” милли дискуссия клубының туган көнендә татар җәмәгатьчелеге шул турыда сөйләште. Сөйләшүдә тарихчылар Нурулла Гариф, Рафаил Мәхәммәтдинов, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты деканы урынбасары, “Безнең спорт” газеты мөхәррире Радик Сабиров, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин катнашты.

Саша Долгов. Фәүзия ханым, халыкта милли рух тәрбияләү өчен нишләргә кирәк?

Фәүзия Бәйрәмова. Күптән түгел генә Чаллы татар мәктәпләре директорлары белән очраштым. Укытучылар милләтне саклау турында ярты көн сөйләште. Мин аларга биш кенә сүздән торган бурыч куйдым. Ул да булса, татар балаларында милли рух тәрбияләү турында искәрттем. Укытучылар 11 ел эчендә балаларда милли рух тудыра алса, балалар телне дә өйрәнәчәк, тарихны да казып чыгарачак, татар кызына өйләнәчәк, татар егетенә кияүгә чыгачак. Укытучыларга, шушыны эшли аласыз икән, сезнең каршыгызда баш иячәкбез, дидем.

Бер караганда, бурыч биш кенә сүздән тора, әмма ул Урал таулары зурлыгында. Моны эшләү бер укытучыларга гына түгел, бөтенебезгә дә карый: язучыларга да, артистларга да, сәясәтчеләргә дә, галимнәргә дә. Без милләттә шушы рухны тәрбияләргә тиешбез. Ул бит үзеннән-үзе генә тумый.

Без бүген татарлыкның, милләт булып яшәүнең, татар теленең, ислам диненең кадерен белмибез. Шуның аркасында дәүләт тә, байлык та кулдан китеп бара. Аны югалту бик җиңел.

Милли рухны күтәрер өчен милли әсәрләр кирәк. Батыршалар, Әхмәт Тимерләр, Гариф Солтаннар турындагы әсәрләрнең татар сәхнәсендә куелырга тиеш. Чөнки милләт шушы каһарманнарга карап үрнәк ала. Фердинанд Халиковның Казан алынуга багышланган рәсемнәре шәһәр урамында эленеп торсын. “Зөләйха” фильмы ай саен татарларга күрсәтелергә тиеш. Чөнки “Тал бөресен” җырлап йөреп кенә милләтне уятып та, күтәреп тә булмый.

Һәрнәрсәне эшләгәндә, ике әйберне онытырга ярамый. Беренчесе, бу эш Аллаһы Тәгаләгә каршы түгелме? Икенчесе, милләтебезгә зыян килмиме һәм аның рухы төшмиме?

Руслан Айсин
Хәзер милләтнең рухын төшерә торган язмалар чыга башлады. Бу урында татар яшьләре форумы җитәкчесе Руслан Айсинның Яна Амелинага биргән әңгәмәсен искә алырга мәҗбүрмен. Мин бу язманы кабул итә алмыйм. Чөнки Руслан анда дәүләт бәйсезлеге – утопия дип белдергән. Болай булгач, Әхмәт Тимерләрнең, Гариф Солтаннарның, Гаяз Исхакыйларның көрәшләре утопиямени? Әнә бездән укырга, язарга өйрәнгән кыргыз-казакълар дәүләт булып яшәп ята. Дошманга андый интервью бирергә ярамый. Беренчедән, бу дошманнарны сөендерә, икенчедән, татарның рухын төшерә.

Әнә башкорт яшьләре ФСБ генералына каршы урамга күтәрелеп чыкты. Ә шул вакытта безнең татар яшьләре нишли? Бәйсезлек – ул утопия, безгә көрәшергә кирәкми дип йөри. Татар яшьләре “Чәк-чәк пати”, “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздыра. Минемчә, бу ясле балалары эше. Ләкин 30-40 яшьлекләрнең моның белән мактанып йөрүе рухны күтәрә торган әйбер түгел.

Руслан Айсин. Мин анда төрки-мөселман конфедерациясе турында сүз алып бардым. Заманында пәйгамбәребез Мәдинә мәхәлләсен төзегән. Андый формалар бик күп. Мәсәлән, Хисбулла, Хамас, Әфганстанда – Талибан. Аларның бөтенесе дә дәүләт формасында түгел, ләкин аларның мәгариф, социаль системалары бар. Израиль Американың ярдәме белән дә аларны сындыра алмый. Чөнки анда патша да юк, президент та юк, алар җәмәгать рәвешендә генә яши. Берьяктан киссәләр, икенче башы килеп чыга.

Аннары, Татарстанда татарның 25%-ы гына яши. Ә 75%-ы Русиядә һәм БДБ илләрендә. Әгәр дә конфедерация булса, бу проблем хәл ителәчәк.

“Мин татарча сөйләшәм” һәм “Чәк-чәк пати” проектлары – бу яшьләрне җәлеп итәр өчен технология гына булып тора. Мәсәлән, Бакуда татар яшьләре активы егерме кеше иде. Ә “Мин татарча сөйләшәм” акциясеннән соң яшьләрнең саны 200 кешегә җитте. Бу чараларга милли идея итеп карарга кирәк түгел.

Саша Долгов. Рафаил әфәнде, Русия эчендә калган Татарстанга татар милләтен саклар өчен, милли рух тәрбияләү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

Рафаил Мәхәммәтдинов.
Хәзер Мәскәү хакимияте милли хәрәкәтләрне баса, кыса. Мондый шартларга, бәлки, безгә күбрәк мәгарифкә, мәдәнияткә, икътисадка басым ясарга кирәктер? Чөнки бер ишеккә кереп булмаса, икенче ишек эзләп табып була Әгәр мөмкин булса, пикетларга да чыгарга кирәк.
Рафаил Мөхәммәтдинов


Ләкин без төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Ни өчен без икътисадта, мәгарифтә, башка өлкәләрдә чәчәк ата башлаган чакта Путин Татарстанны кыса башланды? Чөнки үзгәртеп кору һәм чамалы демократия шуны күрсәтте ки, әгәр татарга урыс белән тигез хокуклар бирелсә, бу ярышта без урысны җиңәбез. Алар моны күреп, башка милләтләргә тигезлек бирергә ярамый икәнне сизгәннәр. Шуның өчен безгә мескенләнеп, без кечкенә милләт дип уйланырга кирәк түгел. Без көчебез, потенциалыбыз белән зур, башкалардан көчлерәк. Мәгариф, мәдәният өлкәләрендә без моны күрсәтә алдык. Казан юкка гына Русиянең өченче башкаласы түгел.

Нияз Игъламов. Фикерсез халыкка бәйсез дәүләт кирәк түгел. Алсу күзлекләрне салырга вакыт җитте. Бүгенге көндә халкыбыз бик битараф. Моның белән көрәшергә, белемне арттырырга, милли һәм сәяси элита тудырырга кирәк.

Нияз Игъламов
Колумбиядән бик моңсуланып кайттым. Чөнки безне башка илләрдә бик начар беләләр. Колумбияда татар театры турында берничә лекция укырга туры килде. Шул вакытта “Татарстан – ул Казакъстанмы?” дип сорау бирделәр. Әле ярый Казакъстанны беләләр.


Нурулла Гариф. Сугыштан соң туган әби-бабаларыбыз бернинди әхлаки тәрбия күрмәгән. Хәзерге яшьләр рус мәктәпләрдә укыса да, алар азмы-күпме татар сүзен ишетә, интернеттан нәрсә кирәк, шуны сайлап ала.

Исламның үсеше дә бар. Безнең бер генә дә өметсезләнергә хакыбыз юк. Әйе, татарның бик авыр заманнары булган. Хәзер безнең яшәешебез үзебездән генә тора. Вакыт безнең өчен эшли.

Саша Долгов. Радик әфәнде, татар филологиясе факультеты татар зыялыларын әзерләү урыны. Сездә милли рух тәрбияләү ничек алып барыла?
Нурулла Гариф


Радик Сабиров. Моннан бер ел элек факультетта яшьләр өчен төрле клублар оештыра башлаган идек. Ләкин яшьләрнең күпчелеге битараф.

Хәзерге студентларның яшәү рәвеше ничек? Алар тулай торакта иртән уяна, печенье белән чәйли-чәйли дә, университетка китә. Дәрестә язасы, тыңлыйсы килми. Сталинның кем икәнен дә, Хәсән Туфанны ни өчен төрмәгә утыртуларын да белми. Сәгать икедә тулай торакка кайтып китә. Кайткач ашарга пешерә, шулай итеп көн узып китә.

Мин аларны ничек тә булса активлаштырырга теләдем. Әгәр дә Камал театрына студент билеты белән керү бушлай дисәң, баралар. Ә билетка 50 сум ташлама ясала дисәң, аңа бармыйлар инде.

Депутатларыбыз тел бетә, милләт бетә дип зарлана башлады. Шуның нәтиҗәсе – татар филология факультетына 38 кеше җыя алмыйбыз.
Радик Сабиров
Ата-аналар безнең балага тел нәрсәгә кирәк дип әйтә. 38 кешене көчкә-көчкә җыябыз. Бала берничә факультетка кереп караган, керә алмый. Шуннан татфакка бара. Безгә яшьләр арасында мескенлегебез турында сөйләргә ярамый.

Фәүзия Бәйрәмова. Нишләп без мескен булыйк? Шундый тарихыбыз, лидерларыбыз, әдәбиятыбыз бар. Үзебезне мескен дип саныйбыз икән, чыннан да, мескенгә әйләнергә мөмкинбез. Без – мәгърифәтле халык, без иманлы халык, без дәүләтле халык.

Милли рухы булган кеше үз тарихын белсә, телен дә өйрәнәчәк, дингә дә киләчәк. Чөнки аның аяк астында каласы килмәячәк. Русия хәзер үзеннән генә тормый. Дөнья җәмәгатьчелеге бар, көнчыгыштан ыжгырып Кытай килә. Шул чакта без кая калырбыз? Шуңа күрә аякта басып калырга, татар булып калырга кирәк.
XS
SM
MD
LG