Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азчылык телләрен кыерсытмаска!


Фәрит Мөхәммәтшин, Майя Хухунашвилли, Александр Терентьев,
Фәрит Мөхәммәтшин, Майя Хухунашвилли, Александр Терентьев,

Казанның Халыклар дуслыгы йортында үткән утырышта республика халыклары Ассамблеясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин азчылык халыкларның телләрен саклау мәсьәләсенә тукталды. Мөхәммәтшин күптән түгел генә Страсбургта "Төбәк телләре һәм азчылык телләрнең Европа хартиясен" саклау мәсьләләренә багышланган җыенда чыгыш ясаган. Әмма Русия парламенты 2001 елда Путин имзалаган халыкара хартияне ратификацияләми.

Татарстан халыклары Ассамблеясе шурасының 6 апрельдә узган утырышында бу турыда шактый кызу фикер алышу булды. Утырышта Ассамблея җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан президенты аппаратының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Александр Терентьев, Ассамблеянең башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, мәгариф министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Данил Мостафин, Дәүләт шурасының милли мәсьәләләр, фән һәм мәгариф комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев катнашты.

Мәскәү телләрне үстерергә акча тапмый

Мөхәммәтшин белдерүенчә, Русия халыкара хартияне ратификацияләмәвен илдә телләр бик күп, аларның барасын да өйрәнү зур чыгымнар соравы белән аңлата.

Бу уңайдан Мөхәммәтшин татар теле мәсьәләсенә тукталып, татарларның азчылык халыклар исемлегенә кермәвен, татар телендә биш миллионнан артык кеше сөйләшүен искә алды.

Ольга Артеменко кулына тагын күсәк тоткан

Утырышта Ассамблеянең якшәмбе мәктәпләре җитәкчесе Майя Хухунашвилли милли-мәдәни оешмаларның туган телләрен саклау өлкәсендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Хухунашвилли дә Русиянең төбәк телләре һәм азчылык телләрнең Европа хартиясен ратификацияләмәвенә борчылу белдерде.

Майя Хухунашвилли
Майя Хухунашвилли 25-26 гыйнварда Мәскәүдә “Төбәк телләре һәм азчылык теллләре хартиясенә” багышланган мәгълүмати семинарда катнашкан. Аны Европа шурасы һәм Русиянең төбәкләрне үстерү министрлыгы оештыра. Беренче көнне утырышта чит ил кунаклары катнашканга, татар теле һәм башка азчылык телләр турында сөйләшү шома бара.

“Икенче көнне чит ил вәкилләреннән башка узган түгәрәк өстәлне алып бару татар-төрек мәктәпләрен юк иткән Ольга Арменкога тапшырыла. Бу ханым Русия мәгариф министрлыгының милли мәгариф проблемаларын тикшерү үзәге җитәкчесе. Артеменко Татарстан делегациясе чыгышларын күсәк тотып каршы алды”, ди Хухунашвилли.

Сабантуй, Каравон, Хәтер көне...

Утырышта Ассамблеянең 2010 елга эш планы да кабул ителде. Анда дәүләт оешмалары катнашлыгында Сабантуй, Питрау, Симек, Каравон кебек халык бәйрәмнәре оештыру, Татарстан яшьләре форумын һәм Хәтер көнен уздыру һәм башка бик күп чаралар каралган.
Халыклар дуслыгы йорты мөдире Гөлирәм Габдрахимова сүзләренчә, узган ел планлаштырылган эшләрнең 94%-ы башкарылган.

Планны тулысынча үтәргә акча булмау комачаулаган. Ассамблеядә иң аз чара уздыручы оешма таҗикларныкы икән. Алар тәгаенләгән дүрт чараның икесен генә ерып чыга алган.

Михаил Щеглов татар телен күп укытуга борчыла


Татарстан халыклары Ассамблеясе шурасы утырышында Казанның рус мәдәнияте җәмгыяте вәкиле Михаил Щеглов Татарстанда рус теленең башка төбәкләр белән чагыштырганда ике тапкыр азрак укытылуга борчылу белдереп, милли-мәдәни оешма башлыклары каршына чәчрәп чыкты.

Михаил Щеглов
Дөрес, оешма җитәкчесе Александр Салагаев җыелышка үзе килмәде. Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, Салагаев мондый чаралар вакытында гел берәр кая чыгып китә, мәсьәләне хәл итегез инде, дип белдерде.

Щегловны Татарстанда татар телен күп укытулары борчый. Шуңа күрә Татарстан укучыларының грамотасы, башка төбәкләр белән чагыштырганда түбән икән. Хәер, рус милләтчесе башка төбәкләрне бөтенләе белән русныкы гына итеп күрә. Шуңа аларны рус төбәкләре дип кенә атады.

“Рус балалары рус телен өйрәнү өчен акча түләп укытучылар яллый. Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын Татарстан балалары ике тапкыр начар тапшырды”, диде ул.

Щеглов Ассамблея оешмалары белән берлектә Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү өчен уртак сөйләшү үткәрергә чакырды. Щегловның чыгышын алкышлар белән кабул итүчеләр булмаса да, торып каршы әйтүче дә табылмады. Ни татар, ни болгар, ни башкорт оешмасы Щегловны үз урынына утыртмады.

Фәрит Мөхәммәтшинның аңа биргән җавабыннан аңлашылганча, биредә рус телен өйрәнүне камилләштерү, ә башка телләрне саклау – икесе ике мәсьәлә булып кала.

Республиканың фән һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белдерүенчә, Татарстанда рус һәм татар телләре канун нигезендә укытыла. Мәктәпләрдә рус телен дә, татар телен дә кыскарту хокукы берәүгә дә бирелмәгән.
XS
SM
MD
LG