Accessibility links

Таиландта протестчылар парламент бинасына керде


Хөкүмәткә каршы протест чараларын көчәйткән оппозиция тарафдарлары агымдагы каршылык чараларын парламент бинасы алдында уздырды. Парламент бинасына үтеп кергән протестчылар полициягә каршы торды. Депутатлар бинадан качарга мәҗбүр булды.

Банкокта гадәттән тыш хәл игълан ителде.

2006 елда хакимияттән читләштерелгән Таксин Шинаватра яклы меңләгән оппозиция тарафдары 12 марттан бирле башкала Банкокта төрле протест чаралары алып бара. Оппозиция премьер Вежжаживаның хөкүмәттән китүен тели.

Элекке премьер Таксин тарафдарлары 2006 елдагы конституция үзгәрешләрен кайтарып, яңа сайлау уздыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG