Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:19

Индонезиядәге җир тетрәвендә 12 кеше яраланды


Индонезиянең Суматра утравы янында 7.7 көчендәге җир тетрәве булды. Афәттә 12 кешенең яралануы белдерелә. Зилзилә Суматра вилаяте башкаласы Мәданда да тоелган. Тетрәүдән соң халык урамнарга йөгерде, утлар сүнде. Халык өйләренә керергә курка.

Җирле сәгать белән иртәнге 5тә булган зилзиләнең Сиболга төбәген үз тәэсиренә алуы белдерелә. Зилзиләдән соң цунами куркынычы турында кисәтү булды. Соңыннан рәсмиләр бу белдерүдән баш тартты.

Индонезия еш кына зилзилә куркынычы янаган илләр исемлегендә. 2004 елда 9 дәрәҗәдә булган җир тетрәве һәм артабан барлыкка килгән цунунами дулкыннары сәбәпле, Индонезия һәм тирә-яктагы 9 илдә 250 меңнән артык кеше һәлак булган иде.

XS
SM
MD
LG