Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Ижауда «Серле сандык» дип аталган татар фольклоры буенча иҗади җыены булып узды. Аны милли сәясәт министрлыгы, халыклар Дуслыгы йорты һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтарияте оештырды.

Семинарга республиканың төрле төбәкләреннән авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре, ансамбльләр җитәкчеләре җыелды. Алар каршында Казаннан татар фольклорын җыю, саклау һәм пропагандалау үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, әлеге үзәкнең хезмәткәре хореограф Дәүләт Умеров һәм милли костюмнар белгече, модельер-рәссәм Лариса Чубукова чыгыш ясады.

Ике көнгә билгеләнгән программада - милли йолаларга нигезләнеп оештырылган бәйрәмнәрнең сценарияләрен төзү, фольклор ансамбльләр, милли театрлар оештыру методикасы хакында тәфсилле мәгълүмат бирделәр галимнәр.

Шулай ук җирле татарларның бию үзенчәлекләрен өйрәнеп, алар нигезендә татар халык биюләрен сәхнәгә кую – бу һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча Казанның дәүләт фольклор үзәгеннән галимнәр семинарның фәнни өлешендә сөйләде, практик дәресләрдә күрсәтте.

“Безнең лекцияләр дүрт юнәлештә алып барылды. Татарларның йолалары, традицион бәйрәмнәр системасы... Без аларны вокаль һәм этник үзенчәлекләрдә сөйләдек. Шуларга бәйле этник театрлар, аларның эчтәлеге, аермалыклары, үзешчән сәнгать, аның фольклорга бәйләнешен күрсәтергә тырыштык.

Фольклор коллективларын бәяләү критерияләре, эш юнәлешләре, аларны булдыруда нәрсә эшләп була... һәм инде традицион бәйрәмнәргә бәйле тамашалар булдыруның аермасы. Бүген безне тамаша белән туйдыралар, бу татарларга хас нәрсә түгел, башка халыкларда да шулай. Бәйрәмнәребез асыл сыйфатларын югалта. Шулай ук татар этник костюмнары турында да күп сөйләштек”, диде Фәнзилә Җәүһәрова.

Әлеге семинарның оештырылуының тагын бер сәбәбе бар иде. Агымдагы елда Ижауда федераль Сабантуй узачак. Аны истә калырлык матур бәйрәм итеп уздыру да күздә тотылды, дип билгеләп үтте Фәнзилә Җәүһәрова.

Семинарның икенче өлеше татар халык бию хәрәкәтләренә багышланды. Казаннан фольклор үзәге хезмәткәре Дәүләт Умеров семинарга килүчеләргә татар халык бию үрнәкләрен өйрәтсә, шул ук вакытта үзе дә биредәге татарларның биюләрен үзләштергән.

Фәнзилә Җәүһәрова
“Үзенчәлеге бар, кызыклы. Семинарга җыелучылар да тырышып өйрәнделәр. Аларның барысы да хореограф түгел, әмма барысын да төгәл итеп башкарырга омтылды”, диде Дәүләт Умеров.

Хореограф бүгенге яшьләрнең халык биюләре белән кызыксынмавын, аларның еш кына чит ил бию хәрәкәтләрен якын итүләренә бераз көрсенеп тә куйды. Шул ук вакытта татар биюләре безнең каныбызда икәнен, аны балалар белән эшләгәндә бик ансат ачыклап булуын да аңлатты.

Әлеге семинарда милли йолаларны җыеп, сәхнәләштерү, аларны саклап калу буенча эш алып бару авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм ансамбль җитәкчеләре өчен бик файдалы булган.

“Сандугач” иҗат төркеме җитәкчесе Ләйсән Гыйльметдинова һәм Алнаш районы Бакыр заводы авылы мәдәният йорты директоры Эрнест Рафыйков Казан галимнәренә рәхмәт сүзләрен белдереп, күп мәгълүмат туплаулары, тагын шушындый укулар оештырылуын теләде.

Семинарда катнашучылар татар халкының милли киемнәре элементларын сәхнә костюмнарында саклап калу юлларын өйрәнде. Бу хакта Казаннан модельер-рәссам Лариса Чубукова мәгълүматлары кызыклы булды.

Лариса Чубукова ир-атларның милли баш киеме түбәтәй һәм хатын-кызларның баш киеме калфакларны тегү буенча тәфсилле мәгълүмат бирде. Бизәкләрне чигү алымнарын аңлатты. Матур тегелгән, зәвыклы итеп бизәлгән баш киемнәрен яшь кызлар бик ошатты. Гөлназ Нургалиева шушындый баш киеменең модага керүен бик тели, ул калфакны киеп йөрергә риза.

Удмуртия җирендә яшәүче татарларның мәдәниятен күтәрү, этник кием үрнәкләрен барлау, аларны сәхнәдә куллану, бу киләчәккә җирле мәдәният хезмәткәрләренең эш юнәлеше булыр дигән өметтә семинарны оештыручылар.

XS
SM
MD
LG