Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга ЮНЕСКО исемлегенә керергә тели


Казанда һәм Алабугада узачак җыелышлар вакытында шәһәрдәге музей-тыюлыкны ЮНЕСКО исемлегенә тәкъдим итү мәсьәләсе каралачак. Алабугада музей комплексы булдыручылар Русия хөкүмәте бүләгенә дә ия булды. Шәһәрнең татар чалымнары барланырмы?


Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы мөдире Гөлзада Руденко ЮНЕСКОның дөньякүләм әһәмияткә ия мирас исемлегенә керергә теләкләре барлыгын кире какмады. 15-16 апрельгә билгеләнгән җыелыш вакытында сүз әнә шул хакта да булачак.

Алабугадагы музей-тыюлык бүген республика күләм әһәмияттәге корылма. Баксаң, Руденко сүзләренчә, 1995 елда ук Ельцин президент чакта, аны федераль дәрәҗәгә күтәрү кирәклеге турында документ имзалаган булган. Күрәсең, бүгенгә кадәр әлеге “кирәк дигән” документ шул килеш калган.

Алабугалар үз шәһәрләрен бик ярата. Алай гына да түгел, яратып кына калмый, аны дөньякүләм таныту мөмкинлеге булсын өчен кулларыннан килгәннең барсын да эшли. Тарихи һәйкәлләрне дә торгыза, шәһәрне дә матурлый.

Әле яңа гына тарихи-мәдәни мирасны саклаган һәм музей комплексы булдырган өчен Мәскәүдә Русия хөкүмәте бүләген алган вакытта Алабуга башлыгы Илшат Гафуров: “Бу бүләк бик күп кеше кергән төркемнең иҗат җимеше, иң беренче чиратта шәһәребез халкы, музей-тыюлык хезмәткәрләре һәм соңгы 10 ел эчендә бу эштә катнашканнарныкы”, дигән иде.

Бүләккә шулай ук Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева, Алабуга башлыгы урынбасары Лилия Нургатина, шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хәнифов, музей-тыюлык мөдире Гөлзада Руденко да лаек булды.

Гөлзада Руденко сүзләренчә, Алабуганы шәһәр-музей итү теләген һәркем дә хуплаган. “Безнең проектларга Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Алабуга башлыгы һәрвакыт аңлап ярдәм итте. Шәһәр халкы да чын күңеленнән Алабуганы музей-кала итү өчен тырышты”, ди Руденко.

Соңгы елларда Алабуганы күрергә теләгән сәяхәтчеләр саны арта. Моңа әле күптән түгел генә каланың 1000 еллыгын үткәрү дә, шәһәрнең тарихи өлешен музей итү дә йогынтысыз түгел. Узагн ел Алабугада 115 меңнән артык кеше булган. Ә 2008 елда 87 мең турист килгән.

“Сез рус мәдәниятенә генә зур игътибар бирәсез дип әйтәләр. Тарихтан шулай килә”, ди Руденко. Алабугада Шишкин туган, Бехтеров яшәгән, 30 елдан артык Дурова торган, Цветаеваның фаҗигале көннәре әлеге шәһәр белән бәйләнгән.Шулай да, Руденко шәһәргә килүче туристларга Алабугада күренекле драматург Таҗи Гыйззәт торуын, анда Салих Сәйдәшев булганлыгын да сөйләүләрен әйтә.

Тарихны тирәнрәк казып, борынгы ядкарьләргә күз салсаң, галимнәр хәзер “Шайтан кала” дип аталган урында X-XIV гасырда Идел буендагы Болгар дәүләте корылмалары булган, ди. Бу урында безнең эрага кадәр меңъеллыкның икенче яртысында ук җирле кабиләләр яшәве турында да язалар.

Руденко киләчәктә шәһәрдәге татар мәдәниятен күрсәткән урын булдыру эшләре барганлыгын да белдерде. “Без хәзер татар мәдәнияте, йолалары һәм гореф-гадәтләре үзәген булдыру өстендә эшлибез. Анда безнең мәдәниятебез белән кызыксынган туристларны да чакырачакбыз”, ди Руденко.
Шәһәрнең тарихи үзәге

Шулай ук алар агро тур, балык тоту һәм аучылык туры, гыйбадәт кылу туры, экстрим тур проектларын тормышка ашыру өстендә дә эшлиләр.

16 апрельдә Алабугада “Татарстандагы мәдәни мирасны саклау һәм куллану тәҗрибәсе” дигән темага багышланган җыелышта Татарстан җәмәгать пулаты шурасы вәкилләре, республиканың тарихи шәһәрләре башлыклары катнашачак. Шулай ук ЮНЕСКОның дөньякүләм мәдәни мирас исемлегенә кергән Русиядәге музей-тыюлык мөдирләре дә киләчәк.

Бер көн алдан исә Казанда Русиянең ЮНЕСКО исемлегендәге корылмаларны саклау һәм аларны популярлаштыру тәҗрибәсе турында түгәрәк өстәл сөйләшүе булачак. Сөйләшүдә Русиянең тышкы эшләр министрлыгында ЮНЕСКО эшләре буенча Русия комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе дә катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG