Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:25

Чәршәмбе көнне Русия премьер-министры Владимир Путин һәм Польша премьер-министры Дональд Туск меңнәрчә полякның Советлар берлеге тарафыннан Катынь урманнарында атып үтерелүенең 70 еллыгын искә алды. Русия һәм Польша җитәкчеләренең әлеге вакыйганы бергә билгеләп узуы әле беренче тапкыр гына.

Путин һәм Туск Икенче дөнья сугышы вакытында Сталин боерыгы белән үтерелгән 20 меңнән артык полякны искә алу өчен Смоленски янындагы “Катынь” истәлек комплексына килде.

Краковтагы поляк тарихчысы Марек Ласота әйтүенчә, Путинның әлеге чарада катнашуы һәм Кремльнең анда Тускны да чакыруы Катынь урманнарындагы меңләгән полякның үтерелүенә Русиянең мөнәсәбәте үзгәрүен чагылдыра.

“Бу инде Русиянең үткәннәр өчен җаваплылыктан качмый дигәнне аңлатадыр дип ышанасы килә”, ди ул.

Путин Тускка рәсми чакыруны февральдә җибәрде. Элегрәк Польша җитәкчеләре Катыньга рәсми булмаган сәфәр барышында гына килә иде.

Массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, әлеге рәсми чакыруны премьер Туск Русия белән Польша арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруына бер адым буларак һәм Путинның Катынь корбаннарын искә алырга килүе дә символик яктан зур мәгънәгә ия дип кабул иткән.

Катыньдагы үтерүләр инде күптәннән Русия-Польша мөнәсәбәтләрендә бер төер булып тора. 1939 елны Совет гаскәрләре Польша җирлегендә 240 меңләп кешене әсирлеккә ала. Аларның кайберләре җибәрелә, ә офицерлар тоткынлыкта кала. Шулай ук аннары аларга өстәп полиция, күзләү хезмәткәрләре, сәясәтчеләр кулга алына. Һәм 1940 елны аларның кайберләре Смоленски янындагы Катынь урманында Сталин боерыгы белән атып үтерелә. Бары 3 елдан соң гына күпләп күмелгән кеше мәетләренә нацистлар тап була.

50 ел дәвамында Советлар берлеге поляк офицерларын немец фашистлары үтергән дип килде. Гәрчә тарихи дәлилләр башканы күрсәтсә дә. Ул чакта Польшадагы коммунистлар Мәскәү сүзеннән чыкмаган.

70 ел элек әлеге күпләп үтерүдә ата-анасын югалткан Андҗей Скапски ул чакта Польша хакимияте үлүчеләрнең гаиләләренә бик начар каравын әйтә.

“Аналар эш таба алмады, тапсалар да әгәр аларның Катыньда үлгәннәрнең хатыннары булуы ачыкланса, шунда ук эштән куалар иде. Уллары, кызларына югары белем алудан мәхрүм булды”, ди ул.

Геноцид булуны танымыйлар


1989 елны Польшада һәм барлык Көнчыгыш Европада коммунизм режимы беткәч, дөреслекне таләп итеп Мәскәүгә басым башлана. 1990-нчы елны Михаил Горбачев бу үтерүләрне НКВД башкарганын таный.

Русия тарихчысы Наталья Лебедева Катынь мәсьәләсен хәл итү рәсмиләр генә түгел, ә гади халык арасында да мөнәсәбәтне яхшыртуның бер юлы булып торачак дигән фикердә.

“Аларның кайгысы белән уртаклашмау, дөреслекне яшерү кешеләрне рәнҗетә. Әлеге кайгы безгә дә бик якын булуны сизсәләр бу Польшада зур канәгатьлек уятачак”, ди ул.

1990 елларда әлеге җинаятьтә Советлар берлегенең гаеплелеге, ягъни поляклар Сталин боерыгы нәтиҗәсендә үтерелгәнлекләре ачыкланганнан соң, генераль хәрби прокуратура белән Польша прокуратурасы берлектә тикшерү эшләрен башлый. Аерым алганда, каберләрне киредән казу, бу хәлләрне әзме-күпме белгән кешеләрне сораштыру һәм документларны барлау эшенә керешәләр. Алар арасында 1993 елны “атарга боерык биргән” документның нөсхәсе Польшага тапшырыла.

Ләкин 2005 елны элеккеге хәрби прокурор Александр Савенко полякларны үтерүдә геноцид булмаган һәм бу бары тик канунсыз боерык нәтиҗәсендәге җинаять дип белдерә. Һәм инде гаеплеләр үлгән булу сәбәпле, бу эш туктатыла.

Соңрак офицерларның туганнары “Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге ярдәмендә Русиянең хәрби прокуратурасына мөрәҗәгать итәләр. Алар атып үтерелгән кешеләрне сәяси золым корбаннары дип тануны сорый. Әмма хәрби прокуратура моны кире кага һәм бу эш 2007 елны Мәскәүнең Хамовнический мәхкәмәсенә шикаять ителә.

Әмма анда Русиянең хәрби прокуратурасы НКВД архивындагы документларны мәхкәмәгә бирүдән баш тартуын әйтте. Сәбәбен 183 томнан торган “Катын эше” дип аталган бу документларның күбесенә, ягъни 116 томына “Cер” ягъни “Бары тик эш өчен генә куллану рөхсәт ителә” дигән тамга тагылган булуы белән аңлата.

Русия ихтыяҗы


5 март көнне Русиядәге “Мемориал” хокук яклау үзәге президент Дмитрий Медведевтан документлардан сер тамгасын алынылуын һәм тикшерүне янәдән башлауны сорап мөрәҗәгать итә.
Дәүләт сере булуга карамастан, чәршәмбе көнне ике ил премьерының Катыньда үлүчеләрне искә алуы бу хакта җәмәгатьчелектә күбрәк сөйләнер дигән өмет уята.

Шулай ук ниһаять поляк режиссеры Андҗей Вайданың “Катынь” фильмының 2 апрель көнне Русиянең “Культура” телевизион каналында күрсәтелүе дә бер уңыш буларак билгеләнә.

Тарихчы Лебедева әйтүенчә, Катынь турында бар дөреслекне халыкка җиткерү беренче чиратта Русиянең үзенә кирәк.

“Миңа сез башка илләр файдасына эшлисез дип әйткәндә, беренче чиратта Катынь турындагы дөреслекне белү ихтыяҗы Русиядә булырга тиеш дим. Чөнки әлеге җинаять нәкъ безнең җирдә башкарылган. Әгәр без Сталин чоры гамәлләре турында бар дөреслекне ачыкламасак, иртәме-соңмы шул ук хәлгә килеп җитәчәкбез”, ди ул.

Польша президенты Лех Качинский чәршәмбе көнне узачак чарага чакыру алмаган. Шул рәвешле Мәскәүне ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән президенттан Русия уч алмакчы, күрәсең. Качинский Польша ветераннары һәм күпләп атып үтерелгәннәрнең туганнарына кушылып, 10 апрель көнне Катынь урманында аерым чара оештырырга планлаштыруын әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG