Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:10

Җиңү көненә Мәскәүдә Сталин сүрәтләре эленәчәк


Мәскәүдә, хокук яклаучыларның һәм "Бердәм Русия" фиркасе җитәкчелегенең ризасызлыгына карамастан, җиңү бәйрәме алдыннан Сталинның 10 сүрәте эленәчәк.

Бу турыда "Коммерсантъ" газеты хәбәр итә.

Мәскәү хакимиятләренең әлеге гамәлләренә каршы чыгучылар төрле протест чаралары үткәрәчәкләрен белдерә.

"Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге Сталинның җинаятьләрен сүрәтләүче үз плакатларын элергә җыена.

"Автоном эшчәнлек" төркеме анархистлары Сталин сүрәтләрен буяп чыгачакларын әйтә.

XS
SM
MD
LG