Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда террор галәмәтләре һәм кеше урлаулар күбәйде


Октябрьски вакыйгалары тынып күп тә узмады, тагы террорчылар кулга алынган. Алар Хизб ут-Тахрир әл-Ислами, ягъни исламны коткару фиркасе әгъзалары. Иминлек хезмәте Мәләвез һәм Туймазы шәһәрләрендә, Морак касабасында 11 фатирда тентүләр үткәргән.

Иминлек хезмәтенең матбугат үзәге хәбәр итүенә караганда, тентү нәтиҗәсендә тыелган китап һәм журналлар, видеоязмалар табылган. Әлеге төркемдә ничә кеше булуы, ничәсенең кулга алынуы турында хәбәр ителми.

Уфада исә бер банк хезмәткәрен тотык итеп алганнар иде. Банкка бурычларын кайтарту белән шөгыльләнгән инспекторны көпә-көндез Уфада урлап яшерен фатирга илтеп, богаулап куйганнар. Аннан 600 мең сум акча таләп иткәннәр. Милиция вакытында бу тотыкны азат иткән.

Икенче кеше урлау очрагы Туймазы шәһәрендә булган. Анда 10 яшьлек бер кыз баланы урлаганнар. Кызның телефоны аша ата-анасына шалтыратып, 15 миллион сум акча таләп иткәннәр.

Әлеге эшне Башкортстан эчке эшләр министры Игорь Алешин үз күзәтүе астына алып, җинаятьче кыска вакыт эчендә кулга алынган. Ул беркайда да эшләмәгән чыгышы белән Иглин районы кешесе булган.

Бала урлаучы Уфада кулга алынган. Кызның хәле уртача дип ирештерәләр. Шулай итеп, соңгы чорларда Башкортстанда криминаль хәлләр куерып китте.
XS
SM
MD
LG