Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Кытай Иранга каршы яңа чикләүләр турында киңәшләшүгә кушыла


Кытай бүген Нью-Йоркта үтәчәк Иранга каршы чикләүләрне кырыслату турындагы киңәшмәдә катнашырга җыенуын раслады.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы вәкиле бу очрашуны мөһим дип санавын белдерде, һәм Пекиңның Иран атом програмына бәйле киеренкелекне диалог аша чишүгә өметләнүен әйтте.

БМО идарәсендә үтәчәк киңәшләшүләрдә БМО Иминлек шурасының барлык 5 даими әгъзасы һәм Германия вәкилләре катнаша.

Элегрәк Кытай вәкилләре бу киңәшләшүләрдә катнашудан тыелып килгән иде.

Иран атом программacын тыныч максатта башкаруын алга сөргәндә, көнчыгыш илләре Иранның бу эшчәнлегенә шикләнеп карый.

XS
SM
MD
LG